Татарстан мөселманнары Айрат Кәлимуллин белән хушлашты

24 март 2022 ел 15:27
Татарстан мөселманнары Айрат Кәлимуллин белән хушлашты

Бүген, Шәгъбән аеның 21нче көнендә (24нче мартта), өйлә намазыннан соң Казанның Тынычлык мәчетендә күп хөрмәт казанган дин кардәшебез, Россия һәм Татарстан данын халыкара мәйданда күп тапкырлар яклаган, күпсанлы мөселман спортчыларын тәрбияләгән тренер Айрат Кәлимуллин белән хушлашу чарасы узды. Мәрхүмгә җеназа намазын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Айрат Дамир улы белән хушлашырга аның күпләгән шәкертләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар, мәхәллә халкы килгән иде. Алар мәрхүм хакында җылы истәлекләре белән бүлештеләр, гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар. 

Айрат Дамир улы Кәлимуллин Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде. Ахырдан Коръән сүрәләре укып, җыелган халык мәрхүмнең гөнаһ, хата-кимчелекләре кичерелүен, мәңгелек урыны оҗмах түрләрендә насыйп булуын сорап дога кылды. Исегезгә төшерәбез, танылган тренер, каты авырудан соң, кичә бакыйлыкка күчте.

Моңа кадәр Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте һәм РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фондлары Айрат Кәлимуллинга дәвалану өчен акча җыйган иде. Ул җитди авыру – 4нче дәрәҗәдәге яман шеш (рак простаты 4 степени) белән Бакудагы махсус онкология клиникасында (Центр ядерной медицины) көрәште. Игелекле кешеләрнең ярдәме белән өч курсны узу өчен акча җыелган иде. Айрат Дамир улы ике курс үтәргә өлгерде. Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды карары белән калган акчалар аның гаиләсенә тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана