Мөселман уку йортлары арасында татар теле буенча олимпиада узды

24 март 2022 ел 17:18
Мөселман уку йортлары арасында татар теле буенча олимпиада узды

Казанда мөселман уку йортлары арасында татар теле буенча республикакүләм олимпиада узды. Олимпиаданы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты оештырды.

Олимпиада гадәттәгечә Коръән уку һәм дога кылу белән башланды, аннары катнашучылар биремнәрне үтәүгә кереште. Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә көч сынашты: татар теле, татар әдәбияты, татар халкы тарихы. Татар әдәбияты номинациясендә егетләр алдан әзерләнгән вәгазь белән жюри каршында чыгыш ясады. Ә кызларга “Г.Тукай иҗатында дини мотивлар” дигән темага эшне якларга кирәк иде. Калган номинацияләрдә катнашучылар тест биремнәре башкарды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре:

«Татар теле»

1. Мөхәмәтҗанова Айзилә – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе

2. Хәбибрахманова Исламия – Россия ислам институты

3. Хисматуллина Мәликә – Буа мәдрәсәсе

“Татар әдәбияты” егетләр (вәгазь конкурсы)

1. Гарипов Рәдиф – Казан ислам университеты

2. Таһиров Илсур – Яр Чаллы шәһәре «Ак мәчет» мәдрәсәсе

3. Галимов Эмиль – Россия ислам институты

“Татар әдәбияты” кызлар

1. Сәйфуллина Сумайя – Буа мәдрәсәсе

2. Камалова Рәйхана – Урыссу «Фәнис» мәдрәсәсе

3. Сибгатуллина Зилә – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе

“Татар халкы тарихы”

1. Йосыпова Илвира – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе

2. Сәйтказинов Асыл – Казан ислам университеты

3. Зәйнуллин Булат – Россия ислам институты

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана