Дин тотучыларның хокукларын кысрыклаудан һәм ксенофобиядән яклау буенча динара эшче төркем Татарстан мөфтияте эшчәнлеген югары бәяләде

24 март 2022 ел 18:04
Дин тотучыларның хокукларын кысрыклаудан һәм ксенофобиядән яклау буенча динара эшче төркем Татарстан мөфтияте эшчәнлеген югары бәяләде

Дин тотучыларның хокукларын кысрыклаудан һәм ксенофобиядән яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советының динара эшче төркем Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Эшче төркем составы эшчәнлегендә катнашуын югары бәяләде. Гуманитар миссия өлкәсендә төрле конфессияләрнең дини оешмалары арасында үзара багланышларны үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә рәхмәт хаты кичә Мәскәүдә Донбасс халкына ярдәм итү мәсьәләсе буенча динара эшче төркем утырышы барышында тапшырылды. Әлеге документны Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсе референты, Россия Федерациясе Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Советның җаваплы секретаре А.В. Третьяков һәм Мәскәү Патриархатының тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге секретаре иеромонах Стефан (Игумнов) кулыннан мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов алды.

"2018 елдан башлап, без бергәләп, һәрберебез үзебезнең үзенчәлекләребезне һәм гореф-гадәтләребезне саклаган хәлдә, төрле илләрдә гуманитар проектларны гамәлгә ашыруда динара хезмәттәшлектә үрнәк күрсәтәбез. Командабыз, елдан-ел комплекслы халыкара проектларда катнашып, бу тәҗрибәне ныгыта һәм арттыра бара. Хөрмәтле Камил хәзрәт, нәкъ менә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үзегез зур резонанска ия һәм даими рәвештә Россия Федерациясе дәүләт җитәкчелеге тарафыннан югары бәя ала торган уртак проектларыбызның төп инициаторларының берсе булдыгыз», - диелә хатта.

Искәртеп узабыз, кичә киңәшмә нәтиҗәләре буенча, дин әһелләре Россия һәм Украина чигендә гуманитар һәм дипломатик миссия оештыру турында карар кабул итте. Моннан тыш, төрле конфессияләрнең дин әһелләре җирле халыкка, Россия солдатларына һәм аларның гаиләләренә рухи-психологик ярдәм күрсәтәчәк, дип хәбәр итте утырыш нәтиҗәләре турында Татарстан мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих Хәзрәт Ибраһимов. Гуманитар ярдәм озак сакланырлык азык-төлек: ярмалар, шикәр, он, тоз рәвешендә биреләчәк.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана