“Азан” радиосы тапшырулары Белоруссиядә яңгырый башлады

25 март 2022 ел 16:00
“Азан” радиосы тапшырулары Белоруссиядә яңгырый башлады

“Хозур” нәшрият йорты “Беларусь Республикасы мөселман дини берләшмәсе”нең радио-каналын булдырырга ярдәм итте һәм шушы көннәрдә Белоруссия мөселманнары өчен “На волне веры” радиоканалы эшли башлады. Беларусь мөселман дини берләшмәсе белән хезмәттәшлек турында төзелгән килешү нигезендә, “Азан” радиосы үз тапшыруларын “На волне веры” радиоканалында яңгырату өчен тапшырды. Беренчеләрдән булып Белоруссиядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның вәгазьләре, намаз уку дәресләре эфирга чыкты һәм радиотыңлаучылар тарафыннан бик яратып кабул ителде. “Беларусь Республикасы мөселман дини берләшмәсе”нә бүгенге көндә “Хозур” нәшрияты эшләп чыгарган ислам тарихы, дин нигезләре, ислам әхлагы, гаилә кыйммәтләренә багышланган тапшырулар бирелде – аларның гомуми хронометражы 68 сәгатьне тәшкил итә. Традицион Ислам, хәнәфи мәзһәбе, матуриди гакыйдәсенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында сөйләүче иң зур эчтәлекле “Ислам от истоков к современности” тапшыруы барлыгы 274 чыгарылыштан тора (38 сәгатьлек эфир вакыты). Белоруссия территориясендә шулай ук “Женщина в Исламе” (79 чыгарылыш), “Уроки семьи” (78 чыгарылыш), “Уроки намаза” (30 чыгарылыш) тапшыруларын дин кардәшләребез хозурына җиткерү ниятләнә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Белоруссия мөфтие Әбу-Бәкер Шабанович белән ныклы багланышта тора, дини оешмалар үзара уңышлы хезмәттәшлек алып бара. 2019 елда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Президенты катнашындагы рәсми делегациянең Минскига сәфәре барышында Беларусь татарларына нәзарәт әзерләгән Коръәнне, “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасын һәм аның электрон файлларын тапшырган иде. Нәтиҗәдә, Коръән затлы тышлык белән Белоруссиядә дөнья күрде, аны хәтта Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко Мисыр башлыгы Абдель Фәттах әс-Сисига бүләк итеп бирде. 2022 елдан дини оешмалар арасында уртак хезмәттәшлекнең яңа сәхифәсе башланды – бу юлы “Азан” радиосы тапшырулары Белоруссияне яулап алды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана