“Хозур ТВ” тамашачыларны Рамазанга әзерли

28 март 2022 ел 17:13
“Хозур ТВ” тамашачыларны Рамазанга әзерли

Татарстан мөфтиятенең “Хозур ТВ” телеканалында Шәгъбән аеның фазыйләтләренә һәм Рамазанга әзерләнүгә багышланган “Пока не наступил Рамадан” исемле яңа тапшыру күрсәтелә. Тапшыру “Пәйгамбәр мирасы” телеканалы (Йәмән) белән хезмәттәшлек турында килешү нигезендә “Хозур” нәшрияты белгечләре тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителде һәм чыгарылышларның дубляжы әзерләнде. Рамазан аена әзерләнү хакында 15 тапшыру эшләнде. Аның беренче чыгарылышы Шәгъбән аеның 15нче көнендә эфирга чыкты. Шул рәвешчә 2нче апрельгә кадәр көн саен “Таттелеком” абонентлары аны 12.05 һәм 21.00 сәгатьтә, “Дом.ру” һәм башка абонентлар 10.00 һәм 18.35 сәгатьләрдә карый ала. Тапшыруның барлык чыгарылышларын телеканалның YouTube каналында карарга мөмкин.

Тапшыруда һәрбер мөселман кешесе Рамазан аена әзерләнгәндә булдырырга тиешле мөһим сыйфатлар һәм изге кешеләр турында сөйләнә. Төп темалар – тәүбә кылу, тәкъвалык, Аллаһ турында яхшы уйлау, канәгать булу, игелекле һәм әдәпле булу, диндә нык тору, юмартлык, киң күңеллелек һәм Рамазан алдыннан мөселманны бизәүче башка сыйфатлар. Пәйгамбәребез ﷺ Рамазанга Шәгъбән аенда әзерләнгән. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, ул нәкъ менә бу айда күп уразалар тоткан, ә сәхабәләр (Аллаһ алардан разый булсын) Шәгъбән аен Коръәнгә багышлаганнар һәм зәкят түләгәннәр. Безгә дә, әлеге күркәм үрнәккә ияреп, Рамазан аена чистарынып, изге гамәлләр кылырга, дин юлында нык һәм сабыр булырга әзерләнеп керергә тиешбез.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана