Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең 30 еллык юбилее узды

24 март 2022 ел 13:31
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең 30 еллык юбилее узды

Әлеге тантаналы чара  Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100, Яңа Татар бистәсе мөселман мәктәбе (“Якубия” мәдрәсәсе) эшли башлауның 235, Казанда беренче Бөтенроссия мөселман уку йортлары мөгаллимнәре югары курслары ачылуның 115, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең эшли башлавының 30 еллыгына багышланды.

Бәйрәм кысаларында “Без – бөек дини мирас варислары!” исемле фәнни-гамәли түгәрәк өстәл утырышы узды. Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә тарафыннан оештырылган иде.  Бу теманы уртага салып сөйләшү очраклы түгел. Мәдрәсә остазлары, шәкертләре дини мирасыбызны, аеруча борынгы китапларны, кабер ташларын, галимнәребезнең тормыш юлын тирәнтен өйрәнү белән шөгыльләнә.

Мәдрәсәне юбилее белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма  комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры  Искәндәр  Гыйләҗев, мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре котлады.

Түгәрәк өстәлдә  танылган галимнәрдән Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров, тарих фәннәре докторы, профессор, дөнья мәдәният институты ректоры Энгель Таһиров, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының фән буенча урынбасары Марат Гыйбатдинов, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Әнәс Локманов катнашты. Мәдрәсә белән тыгыз элемтәдә торган татар зыялыларыннан торган чарада  Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, драматург, прозаик Данил Салихов, язучы, шагыйрь, журналист, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Ульяновск шәһәренең Идел Аръягы районы Татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе Рафаэль Нәҗметдинов катнашты. Бәйрәмнең түрендә уку йортына һәрдаим ярдәм кулы сузып аның уку-укыту базасын ныгытып торучы олы җанлы эшмәкәр-хәйриячеләр Гарипов Равиль хаҗи, Вафин Вәдүт хаҗи, Мифтахов Фәрит хаҗи, Камалиев Харис хаҗи, Гайнетдинев Рашит Зөфәр улы, Тураев Рамил Габделхак улы, Рамил Назыйф улы Исмәгыйлов булды.

Шулай ук тантанага төрле төбәкләрдән килгән хәзрәтләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә остазлары, шәкертләр  җыелды.

Юбилей чарасы башланыр алдыннан шәкертләр һәм остазлар килгән кунакларны мәдрәсә тарихы, уку йорты өчен ядкярле биналар, китаплар, музей экспонатлары, мәдрәсә умартасы уңышлары белән таныштырдылар. Түгәрәк өстәл башланыр алдыннан, өченче курс шәкерте Габдулла җыелган кунакларны мәдрәсәнең инкыйлабка кадәрле шәкерте, танылган мәгърифәтче Хәсәнҗан хәзрәт Әхмәровның 15 нче кызы 89 яшьлек Ләйлә абыстай белән таныштырды. Ул бу чарага улы һәм оныклары белән килгән иде.  

Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин килгән кунакларны тәбрикләп, һәрберсенә үзенең рәхмәтен белдерде, чөнки монда җыелган шәхесләрнең һәрберсе уку йорты белән бәйле, кулдан килгәнчә ярдәмен күрсәтүче диеп ассызыклап китте. Бәйрәм  1 курс шәкерте Ибраһимның Коръән укуы белән башланып китте. Җәлил хәзрәт ата-бабаларыбыз, әнкәй-әбиләребез, мәшһүр имам-мөдәрисләребез, остазларыбыз рухына дога кылды, уку йортыбызга уңышлы үрләр, шәкертләргә хәерле аң-белем, ил-көнгә тынычлык теләде.

Төгәрәк өстәл барышында Радик  әфәнде  Салихов Яңа Татар бистәсе мәхәлләләрендә мөселман мәгарифе барлыкка килүе һәм үсеше,  Марат әфәнде Гыйбатдинов Татар мәгарифе үсешендә Казан шәһәре татар бистәләренең роле, Ильяс хәзрәт Җиһаншин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мисалында Советлардан соң җәмгыятьтә мөселман белемен торгызу турында сөйләделәр.

Мәдрәсәне олы юбилее белән  котлап, Марат Готыф улы Әхмәтов, бу уку йортының кыйбласы дөрес – ул милләткә хезмәткә юнәлгән диеп белдерде. Ул уку йортында татар рухы, гыйлемгә омтылыш сизелеп тора һәм монда халкыбызның рухи терәге тәрбияләнә диеп белдерде. Марат ага мәдрәсәгә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе Рәхмәт хатын тапшырды. Мәдрәсә мөдире олуг затка Габдулла Тукайның  Бөек Ватан сугышы елларында чыккан академик басмасын бүләк итте.

Бәйрәм чарасы вакытында мәдрәсәнең кайбер фидакарь затларын аерып билгеләп үттеләр. Чарада, Җәлил хәзрәт мәдрәсә мөгаллимнәренә һәм хәзмәткәрләренә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән зур бүләкләр тапшырды. Мәдрәсә җитәкчесе, танылган дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең III дәрәҗә ордены белән бүләкләнде. Мәдрәсәнең остазлары Хәйдәр хәзрәт Койрыков, Илшат хәзрәт Сафин һәм мәдрәсә бухгалтеры Кадерия абыстай Яппарова Диния Нәзарәтенең “Бердәмлек” медале белән бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма  комитеты җитәкчесе Данис Шакиров мәдрәсәнең остазлары Тимур хәзрәт Ибраһимовны һәм Алим хәзрәт Шәйхетдиновны  Бөтендөнья татар конгрессының медале, Азат хәзрәт Шәфыйковны һәм Исмәгыйль хәзрәт Мөхәммәтовны Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ул шулай ук мәдрәсәгә, һәрвакыт кунакчыл булган өчен, бик тирән эчтәлекле бүләк – чәчәкле самовар бүләк итте. Бу көнне мәдрәсәнең биш мөгаллиме Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының “Мактаулы остаз” күкрәк билгесенә лаек булды. Алар арасында Җәлил хәзрәт Фазлыев, Аяз хәзрәт Мингалиев, Равил хәзрәт Бикбаев, Илдар хәзрәт Ситдыйков һәм Хәйдәр хәзрәт Койрыков бар. Шулай ук мәдрәсәгә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә – урта һөнәри дини белем бирүче уку йорты. Мәдрәсәнең төп максаты – Татарстан һәм Россия Федерациясенең татарлар яши торган төбәкләре өчен имамнар, мөгаллимнәр әзерләү.

Мәдрәсә 1991 елда Казан каласының “Кабан арты” мәчетендә (Һади Такташ урамы, 26 нчы йорт) ачыла. 1993 елның 5 ноябрендә Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре Советында теркәлеп, дүрт еллык мәдрәсә статусын ала. Казан шәһәре хакимиятенең боерыгы нигезендә 1998 елның август аенда мәдрәсәгә Мәҗит Гафури урамындагы “Ал” мәчет  һәм Якубия мәдрәсәсе биналары кайтарыла. Мәдрәсә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы лицензиясе нигезендә эшли.

30 ел дәвамында мәдрәсәдә ике меңнән артык кеше белем алды. Мәдрәсәдә гыйлем алган дин кардәшләребез Казанда һәм республика районнарында, татарлар яши торган РФ төбәкләрендә  имам, имам-мөхтәсиб, мөгаллим вазыйфаларында динебезгә, халкыбызга хезмәт итәләр. Мәдрәсә белән һәрвакыт элемтәдә торган күренекле, тәҗрибәле дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында аеруча Җәлил хәзрәт Фазлыев, Таһир хәзрәт Саматов, Әлбир хәзрәт Крганов, мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов, Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Талип хәзрәт Яруллин, Нияз хәзрәт Кашапов, Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Харис хәзрәт Салихов, мәрхүм Гыйльмулла хәзрәт Хәлиуллин,  мәрхүм Газизулла хәзрәт Бикмуллин, Габдрәшит хәзрәт Закиров, Фәрит хәзрәт Сәлман, Гаяз хәзрәт Закиров, Ислам хәзрәт Гомәров, Әлфит хәзрәт Шәрипов, Илдар хәзрәт Галиевне атыйсы килә.

Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәтне республикабызда гына түгел, ил күләмендә берничә дистә еллар дәвамында дини мәгариф үсешенә зур өлеш кертеп килүче тырыш дин әһеле; 2 меңнән артык шәкерткә ислам кыйммәтләрен җиткерүче, аларны татар халкының рухи байлыгы, танылган галимнәре, татар зыялылары  белән  таныштырган мөхтәрәм мөгаллим-мөдәррис;  җәмәгать эшләрендә актив катнашучы шәхес буларак беләләр. Ул шәкертләргә милләтебез, динебез тарихын өйрәтүче чаралар һәм өлкән буын дин әһелләренә карата хөрмәт хисен тәрбияли торган  очрашулар оештырып та өммәтебезне рухи яктан ныгытуга, берләштерүгә зур тырышлык куючы остаз.

Бүгенге олы бәйрәм хакында ул: “Мәдрәсә республикабыз хакимияте, Татарстан Диния нәзарәте җитәкчеләренең ярдәмен тоеп яши.  Бөтендөнья Татар конгрессы җитәкчеләре, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм башка күренекле затларыбыз мәдрәсәнең тормышы белән даими кызыксынып булышып торалар, бик теләп дәрес бирәләр, шәкертләр белән уза торган төрле чараларда һәрдаим теләп катнашалар”, – диде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана