Татарстан мөфтие Россия мөселманнары Дини җыены мәҗлесе эшендә катнашты

29 март 2022 ел 13:12
Татарстан мөфтие Россия мөселманнары Дини җыены мәҗлесе эшендә катнашты

Бүген, Шәгъбән аеның 26нчы көнендә (29нчы мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфти, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов чакыруы буенча Дини җыен мәҗлесе эшендә катнашты.

Мәскәүдә Россия мөселманнары Дини җыены мәйданчыгында узган чарада шулай ук Башкортстан Республикасы мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Луганск шәһәренең «Сәлам «Мөселман берләшмәсе» дини оешмасы җитәкчесе Эльдар хәзрәт Гамбәров, Үзәкләшкән дини оешма «Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте» мөфтие Равил хәзрәт Панчеев, Чуашстан, Пенза, Томск, Свердловск, Волгоград, Кемерово өлкәләре, Байкал, Себер һәм Дагыстан мөфтияте дин эшлеклеләре катнашты. Моннан тыш, утырышта РФ Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе урынбасары, дини оешмалар белән бәйләнешләр идарәсе башлыгы Константин Блаженов катнашты.

Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов катнашучыларны Дини җыен эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук үз чыгышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият эшчәнлеге, борынгы татар басма китапларны цифрлаштыру, белем бирүне оештыру һ.б. өлкәләр буенча эшчәнлеккә югары бәясен бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана