Татарстан мөфтие РФ Дәүләт Думасында түгәрәк өстәлдә катнашты

29 март 2022 ел 16:40
Татарстан мөфтие РФ Дәүләт Думасында түгәрәк өстәлдә катнашты

Бүген, Шәгъбән аеның 26 нчы көнендә (29 нчы мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Дәүләт Думасы мәйданчыгында узган “XXI гасырда дөньякүләм диннәр нацизм һәм фашизм идеологиясенә каршы” темасына түгәрәк өстәл эшендә катнашты.

Түгәрәк өстәлгә мөселман һәм башка дини берләшмәләр башлыклары һәм вәкилләре, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре җыелды. Мәсәлән, Россиянең ислам лидерлары арасында мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнарының Диния җыены рәисе, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Карачай-Черкес Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе Исмаил Бердиев, Чечня Республикасы Башлыгы киңәшчесе, Чечня Республикасы мөфтие Салах хәзрәт Межиев, Башкортостан Республикасы мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, мөфти, Луганск шәһәренең «Сәлам» Мөселман берләшмәсе» дини оешмасы җитәкчесе Эльдар хәзрәт Гамбәров, Үзәкләшкән дини оешма «Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте» мөфтие Равил хәзрәт Панчеев, мөфти, «Себер Диния нәзарәте» ҮДО рәисе Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов, Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте ҮДО рәисе урынбасары Руслан хәзрәт Баиров һ.б. бар иде.

Чараны Россия дин иреген яклау ассоциациясе, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Ислам фәненә, мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды һәм Россия мөселманнары Дини җыены ярдәме белән Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты төп конфессияләрнең дин һәм җәмәгать эшлеклеләре белән берлектә оештырды.

Түгәрәк өстәл утырышы барышында Россия дини оешмалары һәм хакимият органнарының неонацизм идеологиясенә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлеген җайга салу, Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңү турындагы тарихи истәлекләрне саклау нигезендә Россия җәмгыятенең рухи иминлеген ныгыту мәсьәләләре каралды. Чара нәтиҗәләре буенча илдә һәм аннан читтә киң җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать әзерләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана