Татарстан колонияләрендә Рамазан аенда тоткыннар өчен тәравихлар һәм авыз ачу мәҗлесләре узачак

31 март 2022 ел 15:37
Татарстан колонияләрендә Рамазан аенда тоткыннар өчен тәравихлар һәм авыз ачу мәҗлесләре узачак

Бүген, Шәгъбән аеның 28нче көнендә (31нче мартта), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Менделеевск районындагы 10 нчы төзәтү колониясендә булды. Мөфтине колония башлыгы – эчке хезмәт өлкән лейтенанты Александр Цырик озатып йөрде. Очрашуда шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшләү буенча урынбасары Альберт Шәмсунов, мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, әлеге колония мәчетендә даими рәвештә вәгазьләр һәм дәресләр үткәрү өчен Нәзарәттән билгеләнгән куратор Илгизәр хәзрәт Талипов катнашты. 

10 нчы төзәтү колониясенең “Тәүбә” мәчетендә мөфти хәзрәт тоткыннар белән аралашты. Ул Рамазан-шәриф аеның фазыйләтләре, ураза тоту, Коръән һәм тәравих намазлары укуның мөһимлеге хакында вәгазь сөйләде, тоткыннарның сорауларына җавап бирде. Башка еллардагы кебек үк, быел да Татарстан колонияләрендә көн саен авыз ачу мәҗлесләре узачак. Ураза тотарга ниятләгән тоткыннар өчен махсус туклану режимы һәм гыйбадәт кылу мөмкинлеге булдырылачак, шулай ук гает намазы оештырылачак. Иректән мәхрүм ителүчеләр Камил хәзрәткә вәгазь-нәсыйхәт өчен рәхмәтләрен белдерде. Мөфти белән очрашуда барлыгы 45кә якын тоткын катнашты. Чәй мәҗлесе оештырылды.

Билгеле булганча, Менделеевск шәһәренең 10 нчы колониясе гомуми режимлыдан катгый режимлыга әйләндерелде. Шунлыктан дин әһелләре тарафыннан агарту эшләре көчлерәк алып барылачак. Колониядәге мәчетнең имамы Илгизәр хәзрәт Талипов иректән мәхрүм ителгәннәр белән атнасына берничә тапкыр очрашулар уздыра, вәгазьләр укый, рухи әңгәмәләр алып бара. Колониядәге мәчеткә даими рәвештә 80-ләп мөселман йөри. 

Белешмә 
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана