Чаллыда республикакүләм 25нче Коръән уку бәйгесе узды

31 март 2022 ел 10:18
Чаллыда республикакүләм 25нче Коръән уку бәйгесе узды

Шәгъбән аеның 27нче көнендә Чаллы шәһәрендә Ак мәчеттә балалар арасында республикакүләм традицион Коръән укучылар бәйгесе уздырылды. Әлеге конкурс сан ягыннан 25нчесе иде һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелде.

Һәр елны ошбу бәйге зур бәйрәмгә әверелә. Чөнки ул ел саен бер үк хакыйкатьне раслый: иң тырыш Коръән укучы балалар күп балл җыеп призлы урыннарга лаек булсалар да, бәйгенең барлык катнашучылары да Аллаһы Китабын дөрес һәм матур итеп укырга омтылулары белән зур әҗер-савапка ирешәләр. Шуңа күрә балалар ошбу бәйгедә бик теләп катнашалар.

25нче бәйге дә зур активлык белән үтте. Чаллының иң зур намаз залына ия булган “Ак мәчет”е иртәннән үк балаларның шат авазларына күмелде. Бәйгегә Удмуртиянең Ижау һәм Можга шәһәрләре, җөмһүриятебезнең Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Әгерҗе, Чистай, Чирмешән, Алабуга, Минзәлә, Тукай, Бөгелмә, Теләче, Лаеш, Биектау, Сарман, Ютазы, Яшел Үзән районнарының яшь Коръән укучылары килде. Җәмгысе 118 кыз һәм 125 ир бала ошбу традицион бәйгедә үз осталыкларын, тәҗвид кагыйдәсен ни дәрәҗәдә белүләрен сынарга теләк белдерделәр. Бәйге кызлар һәм малайлар арасында аерым-аерым 4 яшь төркемендә барды.

Бәйгегә әзерләнгән бүләкләрне барлаганнан соң, жюри һәр яшь төркемендә 4әр призлы урын билгеләргә карар итте. Җиңүчеләр һәр елдагыча балл системасы нигезендә билгеләнде. Ә алар Коръәнне яттан һәм карап укыганда тәҗвид кагыйдәләрен ничек үтәве, мәкам, мөселманча киенеш, үз-үзеңне тотыш буенча куелды. Бәйгене иң кечкенәләр төркемнәре башлады. 7 яшькә кадәрге кызлар төркемендә иң күп балл җыючылар түбәндәгечә булды:

I урын – Мирзианова Мәрьям Ленар кызы (Түбән Кама);

II урын – Хәйбрахманова Асия Хәлил кызы (Түбән Кама);

III урын – Сәхипова Әминә Дамир кызы (Әгерҗе районы, Ямурза авылы);

IV урын – Газизуллина Азизә Абдурашит кызы (Удмуртия, Можга).

10 яшькә кадәрге кызлар төркемендә җиңүчеләр:

I урын – Садриева Сафия Рөстәм кызы (Түбән Кама);

II урын – Колотова Мәрьям Родион кызы (Түбән Кама);

III урын – Оролова Мәрьям (Казан);

IV урын – Нәҗметдинова Нурия Рәйхан кызы (Түбән Кама).

13 яшькә кадәрге кызлар төркемендә иң көчлеләр булып танылдылар:

I урын – Агабалаева Нәзилә Гейбулла кызы (Яр Чаллы);

II урын – Якупова Әминә Айзат кызы (Түбән Кама);

III урын – Мөфлехунова Хәнифә Гомәр кызы (Әлмәт);

IV урын – Сәгъдиева Мәрьям Шамил кызы (Алабуга).

15 яшькә кадәрге кызлар төркемендә призлы урыннарны яулаучылар:

I урын – Хисамиева Сабира Марсель кызы (Яр Чаллы);

II урын – Петрова Сафия Алексей кызы (Түбән Кама);

III урын – Гыйззәтуллина Мәрьям Алмаз кызы (Түбән Кама);

IV урын – Хәйретдинова Әминә Рәсүл кызы (Түбән Кама).

Егетләр төркемнәре арасында да бәйге кызу барды. 7 яшькә кадәрге төркемдә иң күп балл тупладылар:

I урын – Зәйниев Гыймран Илдар улы (Тукай рафоны, ДМБ Солнечный);

II урын – Хаҗиев Зәкәрия Равил улы (Тукай районы, Югары Байлар авылы);

III урын – Хәйбрахманов Гали Элбер улы;

IV урын – Сабитов Рөстәм (Түбән Кама).

10 яшькә кадәрге төркемдә җиңүчеләр:

I урын – Хаҗиев Мөхсин Равил улы (Тукай районы, Югары Байлар авылы);

II урын – Гасимов Рәхим Риназ улы (Яр Чаллы);

III урын – Миншим Абдулла Нәдир улы (Әлмәт);

IV урын – Камалетдинов Касыйм Локман улы (Чистай).

13 яшькә кадәрге ир балалар төркемендә призлы урыннарны яулаучылар:

I урын – Хәйретдинов Зиннур Рәсүл улы (Түбән Кама);

II урын – Гаджиев Амал Фәхми улы (Яр Чаллы);

III урын – Садриев Алихан (Ижау);

IV урын – Фәхретдинов Әхмәд Рөстәм улы (Яшел Үзән).

15 яшькә кадәрге төркемдә җиңүчеләр:

I урын – Сабитов Ильяс Рөстәм улы (Түбән Кама);

II урын – Шәмсетдинов Ибраһим (Түбән Кама);

III урын – Джамиев Камалидин Махмадолим улы (Түбән Кама);

IV урын – Вәлиев Шамил Рөстәм улы (Түбән Кама).

Җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Бүләкләрне балаларга изге теләкләр белән шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм “Ак мәчет” имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев тапшырды. Шулай ук бәйгенең иң яшь катнашучылары билгеләнде һәм аларга махсус призлар бирелде. Аңа Алабугадан Хәйдәрова Мәрьям Газинур кызы (3 яшь) һәм Тукай районы Югары Байлар авылыннан Хаҗиев Салих Равил улы (3 яшь) лаек булды.

Соңыннан бәйгедә катнашучылар хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.

Балаларның Чаллы шәһәрендә даими үтә торган традицион Коръән уку бәйгесен оештыручылар – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм шәһәрнең “Ислам нуры” дини-эшмәкәрлек үзәге. Бәйге шәһәр мәчетләренең актив ярдәмендә уздырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана