Казанда республиканың мөселман яшьләре Рамазан аена багышланган «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

01 апрель 2022 ел 09:37
Казанда республиканың мөселман яшьләре Рамазан аена багышланган «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

Шәгъбән аеның 28нче көнендә (31нче мартта), Диния Нәзарәте бинасында мөселман яшьләре өчен якынлашып килүче Рамазан аена багышланган «MuslimQuiz» уены үткәрелде.

Чираттагы акыл көрәшендә алтышар кешедән торган 23 команда һәм 5 кешедән торган жюри әгъзалары катнашты. Шунысы игътибарга лаек, башка уеннардан аермалы буларак, акыл көрәшендә катнашу өчен Россия ислам институты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре, “Госмания” мәктәбе укучылары кушылды, Казан яшьләреннән тыш, махсус команда белән Яшел Үзән, Чистай, Әлмәт шәһәреннән дә яшьләр махсус «MuslimQuiz»га дип килделәр.

Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундтан торды. Һәр раунд барышында командаларга махсус бланклар таратылды һәм билгеләнгән вакыт чыкканнан соң, тикшерү өчен жюри әгъзаларына тапшырылды. Уенчыларга телефоннардан файдалану рөхсәт ителмәде. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр раундтан соң алып баручылар сорауларга дөрес җавапларны игълан иттеләр, бу исә катнашучыларны киләсе сорауларга тагын да уйлабрак, тырышыбрак җавап бирергә этәрде.

130-дан артык уенчы ике сәгать дәвамында чишкән сорауларга килгәндә, алар ислам дин гыйлемен, фикһ, сира, хәдис фәннәрен колачлады. Уенчылар Рамазан ае һәм ураза тоту буенча сорауларга җаваплар эзләде, табышмаклар, ребуслар чиште, Рамазан ае символы яшеренгән кара тартманың серен ачты. Башка уеннардан аермалы буларак, катнашучыларга танылган хәзрәтләр видеосораулар бирде, аны уенчыларга Рәфикъ Мөхәммәтшин, Зөлфәт Габдуллин, Марат Мәрданшин, Булат Мөбарәков, Рамил Гыйззәтуллин, Тимур Латыйпов җиткерде. Яшьләр үз белемнәрен тикшереп кенә калмыйча, күпләгән яңа белемнәр үзләштерделәр, бу исә аларга ныклап Рамазан аена басарга ярдәм итәчәк.

Уен нәтиҗәләре буенча, беренче урынны “Ахырзаман балалары яулады, 2нчедә – “Команда №1”, 3нчедә – “Пурумпумпум”. 

Чираттагы уенны 19-20 май көннәрендә “KazanSammit - 2022” программасы кысаларында “Казан-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә халыкара форум кунаклары өчен үткәрү көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана