Казан Җәмигъ мәчетенең эскиз проектына халыкара конкурс игълан ителде

01 апрель 2022 ел 13:13
Казан Җәмигъ мәчетенең эскиз проектына халыкара конкурс игълан ителде

Бүген, Шәгъбән аеның 29нчы көнендә (1нче апрельдә), массакүләм мәгълүмат чаралары өчен узган брифингта Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм тирә-юнь территориянең эскиз проектын эшләү өчен халыкара конкурс башлануы турында игълан иттеләр. Әлеге тема буенча журналистларның сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Татарстанда җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итүче “Игелек-Доброта” республика фонды башкарма директоры Илнур Рәхимов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн теориясе һәм практикасы кафедрасы профессоры, архитектура докторы Галина Айдарова җавап бирде.

Казан шәһәре Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча төп чараларның федераль планына кертелгән. Казан шәһәрендә ким дигәндә 10 000 кешене сыйдырышлы төп Җәмигъ мәчетен төзү башлангычы белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Татарстан мөселман өммәте чыкты. Җәмигъ мәчетен төзүгә бәйле чараларны финанслауны тәэмин итү өчен, шулай ук җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә, Татарстан Республикасы халыкларының гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауга ярдәм итү, төбәкнең фәнни, мәдәни, интеллектуаль һәм туристлык потенциалын үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Указы нигезендә 2022 елда Татарстанда җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү максатыннан “Игелек-Доброта” республика фонды оештырылды. Күзәтчелек советын Татарстан Республикасы Президенты җитәкли.

Чыгыш ясаучылар сөйләгәнчә, мәчетне булдыру өчен “Кырлай” аттракционнары паркы урнашкан урын сайланган. Муниципаль милек булган әлеге җир кишәрлеген “Паркинвест” акционерлык җәмгыяте арендалый. Казан шәһәре мэриясе, «Паркинвест» акционерлык җәмгыяте һәм “Игелек-Доброта” фонды арасында Җәмигъ мәчет төзелеше өчен җир кишәрлеге бүлеп бирү турында килешенде. Сайлап алынган урын шәһәр ландшафты күзлегеннән уңайлы, чөнки ул Казанның төп күзәтү нокталарыннан яхшы күренә. Әлеге участокның мәйданы кирәкле күләмдәге корылманы, шулай ук машина кую урыннары җитәрлек булган парковканы урнаштырырга мөмкинлек бирә.

Җәмигъ мәчетенең архитектур концепциясен эшләүгә халыкара конкурс үткәрү – иң яхшы экскиз проектны сайларга мөмкинлек бирәчәк, ул шәһәр архитектурасы һәм шәһәр җәмәгатьчелеге, аеруча аның мөселман өммәте ихтыяҗларына ярашлы булачак. Конкурсның жюри составына әйдәп баручы архитекторлар, фәнни җәмәгатьчелек, мөселман руханилары, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре керәчәк. Конкурс нәтиҗәләрен өч айдан соң игълан итү күздә тотыла.

Җитәкчеләр билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 20 маенда мәчет нигезенә беренче таш салу планлаштырыла. Көзен төзелеш эшләренә керешү көтелә. Бүгенге көндә мәчет комплексының проект-смета документациясен әзерләү буенча техник бирем эшләнә. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр иткәнчә, мәчет меценатлар һәм хәйриячеләр акчасына “Кол Шәриф” мәчетен салу тәҗрибәсе буенча төзеләчәк.

Журналистлар белән очрашуда чыгыш ясап, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген кояш баеганнан соң изге Рамазан ае җитәчәген искәртте һәм барлык мөселманнарны бу мөһим вакыйга белән котлады. Аннары ул чит илләрдә һәм Россиядә Җәмигъ мәчетләре төзү тәҗрибәсен мисал итеп китерде, аерым алганда, ул бу мәчетләрнең сыйдырышлылыгы белән таныштырды. Шулай итеп, Мәскәүнең Җәмигъ мәчете бер үк вакытта 10 мең кешене, Грозныйдагы “Чечня йөрәге” мәчете – 10 мең кешене, Чечнядагы Шәле мәчете — 30 мең кешене, Махачкаладагы Үзәк Җәмигъ мәчете 15 мең кешене сыйдыра. Моннан тыш, бүген Махачкалада халык акчасына 50 мең кешегә исәпләнгән Гайсә исемендәге рухи үзәк төзелә.

Камил хәзрәт шулай ук Казанның Россиядәге ислам үсешенә йогынты ясавын, аның мөселман дөньясының төньяк башкаласы икәнлеген, Ислам бердәмлеге оешмасының яшьләр башкаласы дип танылуын, мөселман дөньясында беренче басма Коръән басылган шәһәре булып торуын, биредә “Россия – ислам дөньясы” Стратегик төркем канаты астында халыкара дәрәҗәдәге чаралар узуын искәртте. Моннан тыш, быел Казан Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төп тантаналарның кунакларын кабул итәргә әзерләнә. “Асылда Казан – мөселман илләре өчен Россиянең бер капкасы, аның ислам дөньясындагы йөзе”, – дип ассызыклады мөфти хәзрәт. Ул шулай ук мәчетнең мөселманнар өчен гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә рухи-мәгариф үзәге дә булуына игътибар итте, шуңа күрә Казан мәчетләрендә киң җәмәгатьчелек, яшьләр, балалар катнашында хәйрия, белем бирү һәм социаль әһәмияткә ия чаралар уза. Хәзрәт шулай ук Җәмигъ мәчет мәйданчыкларында да җәмәгатьчелек өчен файдалы урыннар: фәнни-дини җыелышлар өчен конференц-заллар, музей һәм күргәзмә, уку-укыту һәм башка төрле мәйданчыклар урнаштырырга мөмкинлек бирсен иде дигән теләген белдерде. "Җәмигъ мәчете яңа символга, Казанның җәлеп итү өчен яңа урынга әйләнергә тиеш”, – дип, нәтиҗә ясады ул.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана