Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды

02 апрель 2022 ел 07:01
Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды

Бүген, 2 апрельдә, Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстанда күпьеллык гадәт буенча "Рамазан – изге гамәлләр ае" дип исемләнгән хәйрия марафоны башланып китте. Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.

 - Авыру балаларга ярдәм. Узган елда «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында 21 балага финанс ярдәме күрсәтелде. 2022 елда Рамазан аенда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән 20 авыру балага булышырга ниятли. Шушы максаттан акча җыю турында игълан ителә. 2022 ел Рамазанының беренче өч герое  - Белоглазов Ислам, Рәхимуллина Сабина һәм Гайсамов Рамин. Аларның һәркайсы бик җитди авырый һәм табибларның фаразларына карамастан, үзләренең көче һәм әти-әниләренең тырышлыгы белән, дәвалануда зур нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Әмма бу тырышлыкларны дәвам итү өчен, акча кирәк.

1) Белоглазов Ислам, аңа 15 яшь. Егетнең диагнозы – церебраль паралич, спастик тетрапарез, баш миендә тайпылышлар бар. Ислам йөри һәм сөйләшә белми, мөстәкыйль түгел. Даими тернәкләндерү курслары Исламның физик һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясаган: ул кеше сөйләшкәнне аңлый, мүкәләп йөрергә, утырырга өйрәнгән, саннарны белә, хәрефләр, төсләр, геометрик формалар һәм башка бик күп нәрсәләрне аера. Ислам катлаулы мисалларны чишәргә һәм хәрефләрдән сүзләр төзергә, шулай ук ук укырга өйрәнгән, тапкырлау таблицасын белә. Хәзерге вакытта ул Казан шәһәренең 76 нчы мәктәбендә 7 сыйныфта укый, аны укытучылар өйләренә килеп укыта. Әнисе эшли алмый: Исламны һәм тагын бер баланы ялгызы үстерә. Гаиләнең даими рәвештә дәвалану курслары үтү өчен тулы булмаган гаиләнең акчасы юк, ә аларны туктатып тору ирешелгән нәтиҗәләрне юкка чыгара. Исламны аякка бастыру өчен 60 000 сум акча кирәк.

2) Рәхимуллина Сабина, 6 яшь. Аның диагнозы — генетик фармакорезистент эпилепсия, сөйләм үсешендә тайпылышлар, дизартрия, дислалия, психо-сөйләм үсеше тоткарлану, диффуз-мускул гипотониясе, үзәк нерв системасының резидуаль-органик зарарлануы, сул яктагы гемипарез, баш миенең җитешсезлеге. Сабина мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмый. Ул йөргәндә еш кына абына, аяклары бер-берсенә эләгеп-эләгеп китә. Шулай ук сөйләм һәм артикуляция белән дә җитди проблемалары бар. Күзләре начар күрү, игътибарын туплый алмавы һәм кеше сөйләгәнне аңлый алмавы аркасында танып белү эшчәнлегендә җитешсезлекләр бар. Кызның әти-әнисе кулдан килгәннең барысын да эшли – гаиләнең бөтен кереме һәм көче кызны тернәкләндерүгә, педагоглар, логопедлар, дефектологлар белән шөгыльләнүгә, хәрәкәт дәресләренә, төрле терапияләргә, препаратлар сатып алуга китә. Рәхимуллиннар гаиләсендә әтиләре генә эшли. Сабинаның әти-әниләренә финанс яктан ярдәм итү максатыннан, “Зәкят” хәйрия фонды дәвалану өчен 60 мең сум акча җыя. 

3) Гайсамов Рамин, 7 яшь. Диагнозы - балалар церебраль параличының гиперкетик формасы. Аның әти-әнисе бөтен көчләрен бердәнбер улларын дәвалауга багышлаган: Раминның һәр көне тернәкләндерү курслары, бассейнда даими дәресләрдә катнашу, дефектолог һәм логопед белән шөгыльләнеп уза. Һәр курстан соң үсештә алга китеш күзәтелә. Малайның акылы сакланган, ул кеше сөйләшкәнне аңлый, үзе дә кешеләр белән аралашырга омтыла, ачык һәм шат күңелле. Әмма Рамин бик күп үрмәләсә дә, үзе аягына басып йөри алмый, әмма үзе утырырга өйрәнә. Бу эштә аңа тернәкләндерү курслары ярдәм итә алыр иде. Рамин өчен 60 000 сум күләмендә акча җыю игълан ителә.

Әлеге балаларга ярдәм итүнең 4 юлы бар:

1. 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс-хәбәр җибәрергә.

2. а) 5469 9801 5775 7903 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә (Илнур Мәхмүтович Ә.).

б) 5336 6903 6390 5623 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә (Илнур Мәхмүтович Ә.).

в) 4279 3806 8793 7898 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә (Илнар Равилевич Р.)

3. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

4. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «ДЕТЯМ» дип күрсәтергә.

- Мохтаҗлар файдасына фитр сәдакасын, фидия һәм зәкәтне җыю. Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр сәдакасын (бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә), ризык/азык-төлек белән генә түгел, акчалата да! бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек  сатып алу һ.б. өчен) тота ала.  Моңа бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, алга таба халыкның мохтаҗ катламнарына бүлеп бирү максатыннан, фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят җыя башлый. Билгеле булганча, фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 58 000 сум (көмеш буенча), фитр сәдакасының күләме арпа белән исәпләгәндә – 150 сум, ә йөзем белән исәпләгәндә, 800 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Зәкят түләү өчен нисаб 620 000 сум күләмендә дип билгеләнде (алтын буенча). Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып гает намазына кадәр өләшергә мөмкин. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Фидия, фитр, сәдака һәм зәкятне уңайлы итеп ничек түләргә?

Фитр: 2202 2023 1170 3866 номерлы Саклык банкы картасына (Илнар Равилевич Р.);  Фитр сәдакасын 2 апрельдән 1 майга кадәр күчерергә мөмкин.

Фидия: 5336 6902 2342 7776 номерлы Саклык банкы картасына (Гүзәлия Галимҗановна В.)

Зәкят: 2202 2056 7305 9207 номерлы Саклык банкы картасына (Әмир Рафисович Ф.) яки 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс юлларга;

Сәдака: 5336 6902 4116 2264 номерлы Саклык банкы картасына (Булат Раифович М.) яки 7715 номерына САДАКА сүзен язып смс юлларга;

- Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com

- Яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, эзләгечтә Благотворительный фонд «Закят» табып, төймәгә басарга һәм зәкят, сәдака һәм фитрны комиссиясез түләргә мөмкин. (Һәр очракта 15000 сум күләмендәге акчаны комиссиясез күчерергә мөмкин).

- Яки исәп-хисап счетлары аша: 

1. Фитрны исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН         1091600003153

Банк  ПАО «Ак барс» банк

К/с    30101810000000000805

Р/с     40703810400020000071

БИК  049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322, 590-27-50; 225-33-22.

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «фитр» дип күрсәтергә.

2. Фидияне исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН         1091600003153

Банк  ПАО «Ак барс» банк

К/с    30101810000000000805

Р/с     40703810400020000071

БИК  049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322, 590-27-50; 225-33-22.

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «фидия» дип күрсәтергә.

3. Зәкятне исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН         1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

4. Сәдаканы исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000764

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

- Аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү. Билгеле булганча, узган елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән, Казанның 807 аз керемле гаиләсенә азык-төлек тапшырды. Быел аларга он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр, токмач, чәй һәм кәнфиттән торган ризык җыелмаларын тарату планлаштырыла.

Ярдәмне өч юл белән күрсәтергә мөмкин:

  1. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша
  2. 2202 2021 3911 9295 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә  (Зилә Ириковна И.)
  3. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «проднабор» дип күрсәтергә.

- Мохтаҗлар өчен хәйрия ифтарлары

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Татарстан Республикасы районнарында ифтарлар уздыра. Сез дә бу ифтарларга килә яки азкеремле дин кардәшләргә авыз ачтыру мәҗлесен оештыруга өлеш кертә аласыз. 

Ифтар уздыру өчен акчаны дүрт юл белән күчереп була:

1. 5469 6200 1751 2813 номерлы Саклык банкы картасына (Булат Раифович М.)

2. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

3. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акча күчерүнең максатында «ифтар» дип күрсәтергә.

4. 7715 номерына ИФТАР сүзе белән смс хәбәр юлларга;

“Ярдәм - Помощь” гомуммилли хәйрия фонды көн саен бу мәчетләрдә ифтар өчен ланч-бокслар таратачак:

1

"Ярдәм"

Казан ш., Серов урамы, 4 А йорты

2

"Рамазан"

Казан ш., Окольная урамы, 25 б йорты

3

"Рәҗәб"

Казан ш., Энгельс урамы, 20/39 йорты

4

"Ай Нуры"

Казан ш., Ак.Королев урамы, 2 йорт

5

"Әл-Ислах"

Осиново бистәсе,  Комсомольская урамы, 6 Б йорты

6

"Мәүлид"

Залесный бистәсе, Селянская урамы, 23 йорт

7

"Рамис"

Яңа Юдино бистәсе, Яңа Юдино урамы, 140 йорт, 2 к.

8

"Миргазиян"

Казан ш., Декабристлар урамы, 111 йорт

9

"Бишбалта"

Казан ш., Клара Цеткин урамы, 14 йорт

10

"Азатдин Ирек"

Казан ш., Лагерьная, 111 йорты

11

"Сөләйман"

Казан ш., Ютазы урамы, 8 а йорты, 1 к.

Татарстан Республикасының барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар уздырылачак, ураза тоту һәм гыйбадәт кылу өчен шартлар тудырылачак, Гает намазлары үткәреләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана