Татарстан мөфтие “Туган авылым” комплексында быелгы Рамазанның беренче ифтарында катнашты

02 апрель 2022 ел 22:46
Татарстан мөфтие “Туган авылым” комплексында быелгы Рамазанның беренче ифтарында катнашты

Бүген Татарстанның күпләгән мәчетләрендә ифтарлар башланып китте. Казанда иң зур массакүләм авыз ачу мәҗлесләренең берсе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында “Туган авылым” милли-туристик комплексында ачылды – Рамазан-шәриф аеның беренче ифтар кичәсенә бирегә күпләгән төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре, иганәчеләр, дин әһелләре, журналистлар килде. Чакырылган дәрәҗәле кунаклар арасында Рус православие чиркәве вәкиле – Казан семинариясе ректоры Владимир Самойленко, Төркия Республикасының Казандагы Баш консулы Исмәт Эрикан, Төрекмәнстанның Казандагы Баш консулы Атадурды Бәйрәмов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һ.б. бар иде. Ифтар мәҗлесләрен танылган башкаручылар Ильяс Минһаҗев, Радик Яруллин, Айрат Сафин катнашында үзенең моңлы мөнәҗәтләрен әйтеп Ильяс Халиков алып барды.

Ифтарга җыелучыларны Татарстан мөселманнары исеменнән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде һәм ул “Әл-Бәкара” сүрәсенең 183нче аятен искә төшерде, әлеге аятьтә әүвәлге халыкларга фарыз булган кебек, безгә дә Рамазан ае уразасы фарыз булуы турында әйтелә. Мөфти шулай ук Раббыбызның нәфесне барлыкка китергәч аны сынау вакыйгасын сөйләде һәм нәфесне тәрбияләү чарасы бары ураза гына булуын искәртте. Камил хәзрәт Рамазан уразасының мөһимлеген, фазыйләтен Пәйгамбәребез ﷺ хәдисе белән аңлатып үтте: “Кем иман белән, Раббыбызның мәрхәмәтенә өмет иткән хәлдә Рамазан аенда уразада булса (икенче бер риваятьтә: кем Рамазан аен гыйбадәттә үткәрсә), аның барча гөнаһлары гафу ителер”. Мөфти ассызыклап узганча, Рамазан ае кергәндә җәннәт капкалары ачыла, җәһәннәм капкалары ябыла, шайтаннар чылбырга бәйләнәләр. Бу айда кылынган гөнаһ нәфесебездән, ягъни үзебездән килә, шайтан гаепле түгел, диде хәзрәт. Шуңа да бу айда мөмкин кадәр нәфесне тәрбияләргә чакырды Татарстан мөфтие.

“Туган авылым” милли комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов Рамазан аеның берләштерүче көчкә ия булуын һәм аны ел буена көтеп алуын әйтте, журналистларны быел тормышка ашыру көтелгән проектлар, шул исәптән ниятләнгән хәйрия чаралары белән таныштырып үтте: спортчылар, журналистлар өчен тематик ифтарлар, 23 апрельдә Fashion-ифтар (мөселман хатын-кыз киемнәрен тәкъдим итү), Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк унынчы юбилей Республикакүләм ифтар һ.б. көтелә. Иң төп социаль-хәйрия чараларының берсе булып апрель ахырында көтелгән Республика ифтары быел да бер өстәл артына хакимият вәкилләрен, меценатларны һәм мохтаҗларны җыеп китерүе белән үзенчәлекле булачак. “Дөньяда башка беркем дә болай итеп эшли алмады, бары без Татарстанда барлык кешеләрне, шул исәптән төрле дин вәкилләрен бер өстәлгә җыя алабыз”, – диде ул әлеге чараның мөһимлеген билгеләп. Ә бүген беренче ифтарда 200ләп кеше авыз ачты. Радик Абдрахманов билгеләп үткәнчә, Рамазан ае дәвамында “Туган авылым” комплексында көн саен “Алан Аш” кафесында 250-300 кеше өчен ифтарлар оештыру ниятләнә. Көннәр җылынгач, Рамазан чатыры ачылачак.

Авыз ачу мәҗлесләре, “Туган авылым”нан кала, Казанның 43 мәчетендә үткәреләчәк. Аларга теләгән һәркем килә ала – мәҗлесләр бөтен кеше өчен дә ачык. Моннан тыш, ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән дә үткәрергә була, чөнки ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны тукландырган өчен зур саваплар бирелә. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә әйтелгәнчә, “Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кеше ураза тоткан кадәр савап алыр” диелгән. Изге Рамазан ае – изге гамәлләр ае, бу айда һәр мөселман кешесе ураза тотып, гыйбадәтләр, изге гамәлләр кылып Аллаһы ризалыгына ирешергә омтыла. Ифтарлар оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аларның исемлеге белән биредә таныша аласыз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана