Мөфти Лаеш районы Усад авылы “Ихлас” мәчетендә ифтар мәҗлесендә булды

05 апрель 2022 ел 11:37
Мөфти Лаеш районы Усад авылы “Ихлас” мәчетендә ифтар мәҗлесендә булды

Рамазан аеның 3нче көнендә (4нче апрельдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Лаеш районы Усад авылы “Ихлас” мәчетендә үткәрелгән авыз ачу мәҗлесендә катнашты. Әлеге чарада Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин, өч йөзгә якын мәхәллә халкы, чакырылган кунаклар, иганәчеләр катнашты. “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Мифтахов Татарстан мөфтиен Усад авылы “Ихлас” мәчетендә Рамазан-шәриф аенда ниятләнгән проектлар белән таныштырып үтте. Хәзерге вакытта биредә ураза башланганнан ифтарлар үткәрү өчен 250 кешелек ир-атлар һәм 50-100 кешелек хатын-кызлар чатыры эшли башлады.

Татарстан мөфтие барлык җыелган халыкны сәламләп, Коръәннән аятьләр укыды, Рамазан аенда ураза тотуның фарыз булуы, аның фазыйләтләре, бу айны изгелектә һәм гамәл-гыйбадәттә үткәрүчегә бирелә торган әҗер-саваплар, гөнаһларның гафу ителүе турында вәгазь сөйләде, район мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт ил-көнгә иминлек, бәрәкәт сорап догалар кылды. Җитәкчеләр “Ихлас” мәчетендә дин кардәшләребез өчен Рамазан аен үткәрү буенча оештырылган эшчәнлекне, балалар өчен оештырылган дин сабакларын, Коръән өйрәнү дәресләрен югары бәяләделәр. Мәчеттә барлык теләүчеләр өчен көн саен ифтар мәҗлесләре үткәрү ниятләнә. “Ихлас” мәчете янәшәсендә балалар һәм яшьләр өчен спорт мәйданчыклары эшли, узган елның сентябрь аенда биредә чишмә һәм җеназа комплексы ачылды. Мәчет имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Мифтахов кыш көннәрендә ифтар уздыру өчен махсус бина булдыру буенча тәкъдимнәре белән бүлеште. Әлеге бинада Рамазан аеннан башка вакытларда балалар өчен түгәрәкләр үткәрү ниятләнә. Хәзерге вакытта “Ихлас” мәчетендә дүшәмбедән җомгага кадәр иллеләп бала дин дәресләрендә катнаша. Коръән-хафиз Сәгъди хәзрәт Шәриповта 10 бала дәрес ала. “Ихлас” мәчетендә Рамазан ае дәвамында Коръән хәтем кылу оештырылган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана