Нәзарәтнең “Хәләл” стандарт комитеты Дакар шәһәрендә «Татарстан-Сенегал» эшлекле форумында катнашты

05 апрель 2022 ел 14:37
Нәзарәтнең “Хәләл” стандарт комитеты Дакар шәһәрендә «Татарстан-Сенегал» эшлекле форумында катнашты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарт комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында Дакар шәһәрендә “Татарстан – Сенегал” эшлекле форумында катнашты.

Татарстан делегациясе рәсми визитының төп максаты аның җитәкчесе Р.Миңнеханов тарафыннан белдерелгән иде: “Безнең өчен яхшы ышанычлы партнерлар табу бик мөһим, безнең регионда сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеш алган, без бу юнәлешләрдә эшләргә әзер. Үз чиратында Сенегалда инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырылган, һәм бу Көнбатыш Африканың башка илләренә хәрәкәт итү өчен яхшы күренеш”.

Эшлекле форум программасы кысаларында Габбас хәзрәт Шляпошников түгәрәк өстәлдә доклад белән чыгыш ясады һәм Сенегалның эшлекле даирә вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу үткәрде. Аерым алганда, Сенегал стандартлаштыру ассоциациясе (Association Sénégalaise de Normalisation (ASN) генераль директоры Әл-Хаҗ Абдурахман Ндион белән очрашу барышында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу узды һәм Сенегал ассоциациясе белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарт комитеты арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

Үзенең чыгышында Габбас хәзрәт Татарстан Республикасында «Хәләл» индустриясенең төп юнәлешләрен һәм бурычларын билгеләде. Докладта хәләл өлкәсендә алып барылган киңкырлы эшчәнлек һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән ярдәм – хәләл продукция җитештерүне һәм экспортка чыгаруны арттыру, HALAL LIFE STYLE проектын дәүләт дәрәҗәсендә күтәрү, Татарстан икътисадының төрле тармакларына хәләл принципларын кертү (алар арасында авыл хуҗалыгы, азык-төлек сәнәгате, туризм, медицина, IT-технологияләр) билгеләп үтелде.

Татарстан мөфтиятенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика җитештерүчеләренә хәләл азык-төлек әзерләп чыгаруда һәрьяклап ярдәм күрсәтә, дип билгеләп үтте.

«Бу юнәлештә беренче адымнар ясалган инде – Татарстаннан гарәп дөньясы илләренә азык-төлек продукциясен җиткерү гамәлгә ашырыла. Безнең кайбер җитештерүче предприятиеләребез бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренә үз продукцияләрен кертү белән шөгыльләнергә әзер», – диде Габбас хәзрәт Шляпошников. Үзенең чыгышы ахырында Габбас хәзрәт Сенегал Республикасы коллегаларын 2022 елның 19-21 маенда узачак “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” халыкара икътисади саммит мәйданында “Russia Halal Expo” халәл индустрия күргәзмәсендә катнашырга чакырды.

Фото – Татарстан Президенты матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана