Нәзарәт башка дини оешмалар белән бергә Донбасска гуманитар ярдәм озатты

07 апрель 2022 ел 17:27
Нәзарәт башка дини оешмалар белән бергә Донбасска гуманитар ярдәм озатты

Бүген, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча, аның халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов Дин тотучыларның хокукларын кысрыклаудан һәм ксенофобиядән яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советының динара эшче төркем вәкилләренең Донбасс өчен гуманитар ярдәм җыю акциясенә багышланган брифингта катнашты. Брифингтан соң төрле дин әһелләренең эшче төркеме гуманитар йөкне озатып җибәрде. 

Мариуполь халкына тарату өчен дини җәмгыятьләр 1000 җыелма әзерләгән, анда иң кирәкле, югары сыйфатлы азык-төлек тупланган. Вакытлыча урнаштыру пунктларындагы кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып, эшче төркем алар өчен берничә тонна шикәр, чәй һәм балалар өчен кирәк-ярак җыйды. Йөкнең төп өлешен балалар өчен  ризыклар, балалар һәм өлкән яшьтәге, урын өстендәге авырулар өчен подгузниклар тәшкил итә. Гуманитар ярдәм 9-11 апрельдә Мариупольдә һәм аның тирәсендәге шәһәрләрдә таратылачак.

Акциядә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Рус православие чиркәве, Әрмән апостоль чиркәвенең Россия һәм Яңа Нахичеван епархиясе, Евангелие христиан диненең Россия берләштерелгән берлеге (пятидесятники), Россия буддистларының традицион сангхасы, Җиденче көн христиан-адвентист чиркәвенең Европа-Азия дивизионы, Россиянең Евангелие-Лютеран чиркәве, Мәскәүдәге Изге Ана католик архиепархиясе, Рус иске дин православие чиркәве һәм "Национальная духовная трапеза" фонды катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана