ТР Юстиция министрлыгы түләүсез юридик ярдәм күрсәтә

08 апрель 2022 ел 17:18
ТР Юстиция министрлыгы түләүсез юридик ярдәм күрсәтә

28 апрельдә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәк.

Бу чарада Татарстан Республикасы прокуратурасы, РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге, РФ Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге, РФ Салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе, ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнашачак.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Копылов ур., 2А йорты (Казан шәһәренең В. И. Ленин исемендәге мәдәният-ял комплексы).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана