Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Казан епархиясе качакларга ярдәм күрсәтә башлады

08 апрель 2022 ел 17:31
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Казан епархиясе качакларга ярдәм күрсәтә башлады

Бүген, Рамазан аеның 7нче көнендә (8нче апрельдә), Татарстан мөфтияте һәм Казан митрополиясе Донецк һәм Лугансктан килүче качаклар өчен гуманитар ярдәм күрсәтә башлады. Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды бүген Казан шәһәренә килгән качакларга 7 тартмага тутырылган шәхси гигиена әйберләре һәм көнкүреш химиясе тапшырды. Хәйрия ярдәме 160 комплект шәхси гигиена әйберләреннән һ.б. гыйбарәт. Аның гомуми массасы 100 килограммнан артып китә.

Качаклар белән Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов һәм Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, шулай ук Татарстан митрополиясе сәркатибе иеромонах Кирилл (Корытко) һәм епархиянең социаль бүлеге җитәкчесе иерей Сергий Петров аралашты. Качаклар аларга ярдәмне оештырган өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Качаклар белән очрашуларны дәвам иттерү көтелә, киләсе күрешү 12 апрельгә планлаштырылган. Казан шәһәрендә вакытлыча яшәү урыннарына урнашкан 500гә якын кеше бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана