Татарстанда Рамазан аенда аз керемле гаиләләр азык-төлек белән тәэмин ителәчәк

11 апрель 2022 ел 18:00
Татарстанда Рамазан аенда аз керемле гаиләләр азык-төлек белән тәэмин ителәчәк

Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны кысаларында аз керемле гаиләләр өчен азык-төлек туплау бара. Бу максатларда Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды акча җыюны игълан итте. Узган елда, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән, Казанның 807 аз керемле гаиләсенә азык-төлек тапшыру оештырылды. Быел аларга шулай ук он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр, токмач, чәй, как һәм кәнфиттән торган ризык җыелмаларын тарату көтелә.

Акциядә мохтаҗларга азык-төлек сатып алу өчен акча күчереп катнашырга мөмкин. Аның берничә юлы бар:

Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша

2202 2021 3911 9295 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә (Зилә Ириковна И.)

Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «проднабор» дип күрсәтергә.

Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны күпьеллык традиция буенча 2 апрельдә, Рамазан аеның беренче көнендә башланып китте. Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкят җыеп таратачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана