Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Казан епархиясе качакларга чираттагы ярдәм күрсәтте

12 апрель 2022 ел 16:17
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Казан епархиясе качакларга чираттагы ярдәм күрсәтте

Бүген, Рамазан аеның 11нче көнендә (12нче апрельдә), Татарстан мөфтияте һәм Казан епархиясе Донецк һәм Лугансктан килеп, Сәет-Галиев урамындагы “Экспресс” вакытлыча урнашу урынында тукталган качакларга гуманитар ярдәм күрсәтте. Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Казан шәһәренә килгән качакларга 5 тартмага тутырылган көндәлек кирәк-яракларын тапшырды. Хәйрия ярдәме 100гә якын комплект шәхси гигиена әйберләре һәм көнкүреш химиясе әйберләреннән һ.б. гыйбарәт.

Качаклар белән Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов, шулай ук Епархиянең социаль бүлек җитәкчесе иерей Сергий Петров һәм Рус Казысы храмы настоятеле иеромонах Силуан аралашты, аларның яшәү шартлары һәм дин тоту өчен тудырылган мөмкинлекләр белән танышты. Качаклар дин әһелләренә ярдәмне оештырган өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Качаклар белән очрашуларны дәвам иттерү көтелә, киләсе күрешү иртәгә чираттагы вакытлыча урнашу урынында үткәреләчәк. Казан шәһәрендә 4 вакытлыча яшәү урыннарына урнашкан 500гә якын кеше бар. Үткән атнада “Кварт” кунакханәсенә урнашкан качакларга ярдәм күрсәтелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана