Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Казан епархиясе качакларга ярдәм күрсәтте

14 апрель 2022 ел 15:23
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Казан епархиясе качакларга ярдәм күрсәтте

Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Донецк һәм Лугансктан Казанга килгән барлык качакларга гуманитар ярдәм тапшырды – 462 кешегә көндәлек кирәк-яраклары, шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясе әйберләре таратылды. Шуларның 159 комплекты бүген, Рамазан аеның 13нче көнендә (14нче апрельдә), “Ливадия” вакытлыча урнашу урынында тукталган качакларга җиткерелде. Кичә шундый ук ярдәм Рәшит Ваһапов урамындагы “Второй дом” вакытлыча урнашу урынында яшәүче 46 кешегә күрсәтелде. Гуманитар ярдәмне шулай ук Казан епархиясе дә күрсәтте.

Бүген качаклар белән Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов, Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Зарипов, шулай ук Татарстан митрополиясе сәркатибе иеромонах Кирилл (Корытко), Епархиянең социаль бүлек җитәкчесе иерей Сергий Петров аралашты, аларның яшәү шартлары һәм дин тоту өчен тудырылган мөмкинлекләр белән танышты. Качаклар дин әһелләренә ярдәмне оештырган өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

8 апрельдән алып Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Казан епархиясе Татарстан башкаласында 4 вакытлыча яшәү урыннарына урнашкан барлык качакларга ярдәм күрсәтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана