Болгарда Коръәнне хәтем кыла башлауга – 2500 көн

18 апрель 2022 ел 08:12
Болгарда Коръәнне хәтем кыла башлауга – 2500 көн

2015 елның 14 июнендә Болгар шәһәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән Коръәнне өзлексез хәтем кылу – Изге Китапны башыннан алып ахырына кадәр уку башланды. Бүгенгегә кадәр, биш вакыт намазларны укудан кала, биредә хәтем кылу бер көнгә дә тукталмады. Нәтиҗәдә, 17 апрельдә, татар хафизлары тарафыннан Шәһре Болгарда Коръән укыла башлауга 2500 көн тулды. Бу эштә көн саен иртәнге 9.00-дән 17.00-гә кадәр 6 хафиз катнаша һәм алар Коръәнне тулысынча 3,5-4 тәүлек эчендә укып чыгалар.

Болгардагы “Ак мәчеттән” алдарак, Коръәнне хәтем кылуны 2015 елның 2 гыйнварында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан башкаласы үзәгендә урнашкан “Кол Шәриф” мәчетендә башлап җибәрде. Болгарның “Ак мәчет”еннән аермалы буларак, биредә хәтем кылу башланганнан бүгенге көнгә кадәр Кәлам Шәрифне уку, биш вакыт намазлардан кала, бер минутка да тукталмады, һәм 15 апрельдә Коръән укыла башлаганга 2660 көн тулды. “Кол Шәриф”тә 12 хафиз, бер-берсен алыштырып, Коръәнне башыннан ахырына кадәр бер тәүлек эчендә укып чыгалар һәм аны кабаттан башыннан укырга керешәләр.

“Кол Шәриф”тә һәм “Ак мәчет”тә Коръән хәтем кылуда барлыгы 40 хафиз катнашып өлгерде.

Казанның “Кол Шәриф” һәм Болгарның “Ак мәчет”еннән Коръән укуны Нәзарәт сайты аша туры эфирда карарга мөмкин.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана