Казан епархиясе, "Зәкят" фондына килеп, Нәзарәтнең хәйрия эшчәнлеге тәҗрибәсен өйрәнде

15 апрель 2022 ел 18:01
Казан епархиясе, "Зәкят" фондына килеп, Нәзарәтнең хәйрия эшчәнлеге тәҗрибәсен өйрәнде

Бүген, 15 апрельдә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды офисында, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Казан епархиясе делегациясе: епархиянең социаль бүлеге җитәкчесе Сергий атакай һәм мохтаҗларга ярдәм итү буенча «Милосердие Казань» хезмәте җитәкчесе Ольга Варганова булып китте. Биредә алар «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова белән очрашты.

Булат Мәрданов кунакларга фондның офисын - “Зәкят йорты”н күрсәтте, фондның күпкырлы эшчәнлеге, социаль яктан әһәмиятле проектлары һәм программалары белән таныштырды. Булат Раиф улы шулай ук аларга авыруларны дәвалауга акча җыю, мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү, “Хәят” социальләшү үзәге проектын тормышка ашыру өчен акча җәлеп итүнең нәтиҗәләре белән таныштырды. "Хәят" үзәгендә үзенчәлекле балаларга мөстәкыйльлек күнекмәләре өйрәтелә, әти-әниләренә ял итү мөмкинлеге бирелә. "Зәкят" хәйрия фондында шулай ук бушлай кием-алым белән тәэмин итү пункты эшли, атна саен сукбайлар һәм мохтаҗлар бушлай ашатыла, азкеремле гаиләләр өчен хәйрия чаралары оештырыла.

Епархия вәкилләрен «Зәкәт» хәйрия фонды проектлары һәм программалары кызыксындырды, алар охшаш проектларны тормышка ашыру юнәлешендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карады. Бу бигрәк тә адреслы ярдәм күрсәтү, сукбайлар һәм мохтаҗларны кайнар ашлар белән тәэмин итү, үзенчәлекле балалар белән эшләүгә кагыла.

Очрашу нәтиҗәләре буенча, “Зәкят” хәйрия фонды һәм мохтаҗларга ярдәм итү буенча «Милосердие Казань» хезмәте берничә юнәлештә, аерым алганда, адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча җыю, хәйрия ашларын оештыру, кием-салым туплау һәм  уртак чаралар уздыруда (бигрәк тә, спортта) бергәләшеп эшләргә дип килеште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана