Түбән Камада “Рамус-Молл” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

18 апрель 2022 ел 09:33
Түбән Камада “Рамус-Молл” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

17 нче апрельдә, Рамазан-шәриф аеның 16нчы көнендә, Түбән Камада башкалабыз кунаклары булды. Казаннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов җитәкчелегендәге делегация килде. Кунакларны Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Түбән Кама шәһәре хакимияте вәкилләре, якын-тирә районнарның имам-мөхтәсибләре, Түбән Кама районы мәчете имамнары каршылады. 

Түбән Камага эш сәфәре программасына Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин белән очрашу, “Рамус-Молл” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсен ачу, төзелеп килүче “Ак каен” мәчетен карау, Түбән Кама районы имамнары белән очрашу һәм “Шифалы” шифаханә-профилакториясендә ифтар кылу керде.

«Рамус-Молл»да намаз уку бүлмәсе ачылганнан соң, кунаклар аның зәвык белән сыйфатлы итеп эшләнүен, тәһарәт алу өчен мөмкинлекләр тудырылуын билгеләп үттеләр. РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тырышлыгы белән ачылган намаз уку бүлмәсе бишенче катта урнашкан, сәүдә үзәгенең эш сәгатьләрендә намаз укырга керергә мөмкин. Бүлмә видеокүзәтү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүнең башка чаралары белән җиһазландырылган. Әлеге намаз уку бүлмәсе РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тарафыннан Татарстан сәүдә үзәкләрендә ачылган намаз уку бүлмәләренең сигезенчесе булып тора. Бу проект ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов "фатихасы" белән гамәлгә ашырыла.

Яңа мәчетнең төзелеш мәйданында "ФОРУМ" АПМ" ҖЧҖ җитәкчесе Рәзиф Латыйпов («Ак каен» мәчете проекты концепциясе авторларының берсе) кунакларга төзелеш барышы турында сөйләде. Түбән Камадагы бу проект турында беренче тапкыр ишетүчеләр борынгы гореф-гадәтләрнең һәм заманча идеяләрнең бер-берсен тулыландыруына гаҗәпләнде. «Ак каен» комплексының инклюзив, экологик яктан чиста һәм ачык булуы мөселманнарны гына түгел, бөтен шәһәр халкын җәлеп итү урыны булырга охшаган. Мәчет шәһәрне ямьләндерергә һәм тагын бер игелек һәм тынычлык үзәгенә әйләнергә тиеш.

«Шифалы» шифаханәсендә Татарстан мөфтие белән очрашу беренче тапкыр гына узмый. Түбән Кама муниципаль иҗтимагый советы башлыгы Хәмзә Баһманов: «Менә берничә ел инде без биредә мөфти белән ифтарлар уздырабыз, шуңа күрә бу очрашуларны традицион дип атарга мөмкин», – диде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында Рамазан аеның Коръән ае булуын белдерде. Камил хәзрәт, Коръән-хафиз буларак, Изге китапны ятлау һәм өйрәнү буенча теоретик күрсәтмәләр генә түгел, гамәли киңәшләрен дә бирде. Моннан тыш, ул татар дин белеме өлкәсендәге белемнәре белән дә бүлеште. Татарстан мөселманнары лидеры тарафыннан яңгыратылган күп санлы исемнәр, фактлар һәм төгәл даталар Камил хәзрәткә ихтирам уятып кына калмады, ә республикабызның бай, лаеклы һәм матур тарихының моңарчы аз билгеле булган катламнарын да ачты.

Түбән Камага күпсанлы кунакларның килүе нәтиҗәле булды һәм бары җылы тәэсирләр калдырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана