Камил хәзрәт Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре белән очрашты

18 апрель 2022 ел 16:29
Камил хәзрәт Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре белән очрашты

Бүген, Рамазан аеның 17нче көнендә (18нче апрельдә), Татарстан Диния Нәзарәтендә Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Юныс Аширов, мөфти ярдәмчесе Дамир Сахадов, мөфтиятнең Түбән Идел буе төбәкләрендәге вәкаләтле вәкиле Илдар Даиров булып китте. Мөхтәрәм кунаклар Изге Рамазан аенда Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте мәхәлләләренә сәфәр чыгуның максатын аңлаттылар: бу айда алар Свердловск, Курган, Чиләбе, Саратов өлкәсе дин әһелләре һәм халык белән очрашулар үткәрәләр, Рамазан аенда хәйриячелек алып бару, күпбалалы, азкеремле гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең мөһимлеге турында лекцияләр укыйлар. Юл уңае белән мөфтият вәкилләре Казанда тукталыш ясадылар, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуга керделәр. Очрашуда алар Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Нәфигулла хәзрәт Ашировның җылы сәламнәрен җиткерде, аерым алганда, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җибәргән ике мең данә “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм бер мең данә Коръән басмалары өчен рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Әлеге китаплар төбәк мөфтияте тарафыннан 16 төбәктә яшәүче мөселманнарга таратытылып өлгерде, болар – Камчатка, Приморье, Хабаровск крайлары, Бурятия, Саха-Якутия республикалары, Магадан, Новосибирск, Томск, Төмән, Омск, Курган, Чиләбе, Оренбург, Свердловск, Әстерхан, Саратов өлкәләре. Кунаклар китапларның күптән көтеп алынган, бик файдалы бүләк булуын искәртеп уздылар. Моннан тыш, Камил хәзрәт бик теләп Рамазан аенда Татарстанда оештырылган чаралар белән таныштырды, Казанда 20-дән артык мәчеттә Коръән хәтем кылу, фикъһ буенча яңа китапны басмага әзерләү турында сөйләп үтте. Кунаклар Татарстан мөфтиеннән шулай ук кыйраәтләрне өйрәнү, дини китапларны тәрҗемә итү, ислам фәннәрен укыту мәсьәләләре буенча кызыксынды. Очрашуда катнашучылар Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан үтүче чаралар планы буенча фикер алышты, аерым алганда Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчет турында сораштылар. Камил хәзрәт, үз чиратында, Нәфигулла хәзрәтнең сәламәтлеге белән кызыксынды, аның тизрәк савыгуын теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана