Журналистларны 10 Республикакүләм ифтарны үткәрү мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуына чакырабыз

19 апрель 2022 ел 09:55
Журналистларны 10 Республикакүләм ифтарны үткәрү мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуына чакырабыз

2022нче елның 22нче апрелендә 10.00 сәгатьтә “Ак Барс Арена” стадионы мәйданчыгында 10 Республикакүләм ифтарга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе узачак.

Журналистлар белән очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Ак барс Арена” стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов, “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, Татарстан мөфтиятенең Аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, “Казан Экспо” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев катнашачак. Спикерлар алда торган ифтарның үзенчәлекләре, авыз ачу мәҗлесенә керү тәртибе, аның программасы һ.б. турындагы сорауларга җавап бирәчәк. Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәреләчәк.

Республикакүләм ифтар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак барс Арена” стадионы дирекциясе һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы тарафыннан оештырыла. 10 республикакүләм ифтар 10 мең кешене кабул итәчәк. Әлеге чара, алдагы елдагы кебек үк, “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәреләчәк. Республикакүләм ифтар катнашучыларын гадәттәгечә бай мәдәни программа көтә. Ул Рамазан аеның 29нчы көнендә, ягъни 30нчы апрельдә үткәреләчәк.

Очрашуны уздыру урыны: “Ак барс Арена” стадионы, конференц-зал

Үткәрелү көне: 22нче апрель

Үткәрелү вакыты: 10.00

Парковка: Р9.

Керү - Чистай урамы һәм Казансу елгасы ягыннан, Р9 парковкасы аша.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана