Мөфти КФУ профессоры Фирдәүс Харисова белән очрашты

19 апрель 2022 ел 15:16
Мөфти КФУ профессоры Фирдәүс Харисова белән очрашты

Бүген, Рамазан аеның 18 нче көнендә (19 нчы апрель), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин икътисад фәннәре докторы, КФУның Икътисад һәм финанслар идарәсе институты профессоры Фирдәүс Харисова белән очрашты. Кунак мөфтигә «Кодекс этики профессионалов по исламским финансам (AAOIFI)» дип аталган китапны тәкъдим итте. (Харисова Ф.И., Дерзаева Г.Г., Умаров Х.С. Кодекс этики профессионалов по исламским финансам (AAOIFI). Учебное пособие // Харисова Ф.И., Дерзаева Г.Г., Умаров Х.С., ООО «Амирит», Казань, 2022, 158 с.). 

Бу китапта Россиядә беренче тапкыр рус телендә яңа «Ислам финанслары буенча профессионаллар этикасы кодексы»ның эчтәлеге бирелә. Кодекс Бәһрәйндә теркәлгән ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтер исәбе һәм аудит буенча (ААОИФИ – AAOIFI) оешмасы тарафыннан эшләнгән һәм бастырылган. Яңа Кодекс 2021 елның 1 гыйнварыннан башланган финанс чорыннан кулланыла башлаган. Уку әсбабы ислам принциплары буенча бизнесны этика кысаларында алып бару (этизация) теориясе һәм практикасы мәсьәләләрен системалы өйрәнүче студентлар, магистрантлар, аспирантлар, практик белгечләр һәм шәригать кануннары (ислам хокукы) буенча гамәли коммуникатив күнекмәләрне үстерү һәм бизнес алып баруның этик принциплары белән кызыксынучылар өчен чыгарылган. Уку әсбабы, кодекстан тыш, презентацияләр, тестлар, аларга җавапларны да үз эченә ала.

Татарстан мөфтие авторлар Фирдәүс Харисова, Гүзәл Дерзаева һәм Хөсән Умаровлар башкарган зур хезмәт өчен рәхмәт белдерде.

Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые, AAOIFI сертификаты иясе Булат хәзрәт Мөбарәков та әлеге китапның басылуын хуплап каршы алды. 

Хезмәт киң аудиториягә тәкъдим ителә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана