Нәзарәт хезмәткәрләре, имамнар һәм шәкертләр Казанның Яңа бистә зиратында язгы өмә ясады

21 апрель 2022 ел 13:48
Нәзарәт хезмәткәрләре, имамнар һәм шәкертләр Казанның Яңа бистә зиратында язгы өмә ясады

Бүген, Рамазан аеның 20нче көнендә (21нче апрельдә), мөселман дин әһелләре, Татарстан мөфтияте хезмәткәрләре һәм мәдрәсә шәкертләре Казанның Яңа бистә зиратында язгы җыештыру-чистарту өмәсе оештырды. Нәзарәт коллективына әлеге саваплы эшне башкару өчен “ТР Вакыф” Фонды, “ДУМ РТ Хаҗ”, "Хәләл" комитеты хезмәткәрләре, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре, Казанның Ал, Әҗем, Иске Таш, Солтан, Ризван мәчетләре имамнары кушылды.

Өмәдә катнашучылар Яңа бистә зиратында күренекле дин әһелләре, мәгърифәтчеләр, галимнәр, остазлар җирләнгән каберлекләрне тәртипкә китерде. Чистарту эшләре Галимҗан һәм Салихҗан Галиевлар, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Шәйхелислам Хәмиди, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Гарифулла ишан Гайнуллин, Габделхак хәзрәт Саматов һәм аларның нәселе җирләнгән урыннарда башкарылды.

Өмәдә катнашучылар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.

Апрель ахыры – май башында Татарстанның барлык мөхтәсибәтләрендә дә республиканың мөселман зиратларын тәртипкә китерү көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана