Татарстан мөфтие ислам финансларының чираттагы тәкъдиме белән танышты

21 апрель 2022 ел 18:30
Татарстан мөфтие ислам финансларының чираттагы тәкъдиме белән танышты

Бүген, Рамазан аеның 20нче көнендә (21нче апрельдә), Татарстан мөфтиятендә РФ Саклык банкының исламча финанслау һәм махсус проектлар үзәге башлыгы Бехнам Гурбан-Заде булды. Кунакны Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте.

Аның белән бергә очрашуда шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые, Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбарәков та катнашты.

Эшлекле очрашуда Бехнам Гурбан-Заде ислам финанс продуктларының 6 төрен эшләтеп җибәрү планнары турында сөйләде һәм хәзрәткә аларны шәригать таләпләренә туры килү-килмәүне өйрәнү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Гурбан-Задә сөйләгәнчә, ислам финанс продуктлары корпоратив һәм ваклап сату клиентлары өчен эшләнгән (счетлар ачу, лизинг, финанслау, сәүдә-финанслау һ.б.).

Камил хәзрәт кунакка Россиядә ислам финансларын үстерүгә керткән башлангычлары өчен рәхмәтен белдерде һәм Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, AAOIFI ислам финанслары өлкәсендә сертификацияләнгән белгеч Булат хәзрәт Мөбарәковка банкның яңа проектларын өйрәнү һәм аларны ислам кануннарына туры китерү мөмкинлеген карарга кушты. Камил хәзрәт шулай ук Булат хәзрәтне әлеге продуктларны тормышка ашыру буенча тышкы шәригать консультанты итеп билгеләде. Аудит узгач һәм шәригать стандартларына туры китерелгәннән соң, продуктлар Нәзарәтнең Голәмәләр шурасында фикер алышуга һәм “Хәләл” тамгасы белән куллануны хуплау өчен тәкъдим ителәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана