Балтач районы мөхтәсибәте методик кулланмалар әзерләп тәкъдим итте

22 апрель 2022 ел 15:40
Балтач районы мөхтәсибәте методик кулланмалар әзерләп тәкъдим итте

Балтач районы мөхтәсибәте мөгаллимнәр, остазлар игътибарына дини тәрбия һәм башлангыч дини белем бирү юнәлешендә методик кулланмалар әзерләп тәкъдим итте. "Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү программасы", "Балтач мөхтәсибәтендә намаз уку һәм Коръән уку бәйгесе нигезләмәсе" Балтач үзәк мәчетендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү тәҗрибәсен туплап эшләнгән. 

Билгеле булганча, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нəзарəтенең Фəн һəм мəгариф бүлеге тарафыннан "Мәчет каршындагы курслар өчен дини тəрбия программасы" əзерлəнгән һәм 2016 елда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан расланган иде. Әлеге программаны остазлар Камил Вәлиуллин һәм Ришат Курамшин төзеде. Бүгенге көндә Татарстан мәчетләрендә дини тәрбия һәм башлангыч дини белем бирү әлеге программага нигезләнеп алып барыла. 

Балтач районы мөхтәсибәтенең дини тәрбия һәм башлангыч дини белем бирү юнәлешендәге  методик кулланмалары әлеге программага нигезләнеп эшләнгән. "Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү программасы" Балтач үзәк мәчетендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү тәҗрибәсен туплап төзелгән. Әлеге хезмәт "Балтач мөхтәсибәтендә намаз уку һәм Коръән уку бәйгесе нигезләмәсе"нең укыту программасы булып тора. Төзүчеләр һәм авторлар хәбәр иткәнчә, әлеге программаны мәчет каршында кече яшьтәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә кулланырга мөмкин.

Программаны төзүчеләр: Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы, мөгаллим Рамил Бикбаев, Мәгърифәт мәркәзе мөдире, мөгаллимә Айгөл Хәлиуллина. Программа авторлары: Балтач үзәк мәчете каршындагы Мәгърифәт мәркәзе мөгаллимәләре Гүзәл Зарипова, Гөлназ Сәмигуллина, Фәйрүзә Хөснетдинова.  Программаның максаты: өч ел эчендә баланы Коръән укырга өйрәтү, намаз нигезләрен ныгыту, аннан тиләвәт һәм хифз (ятлау) дәресләре белән Коръәнне уку һәм ятлау. 

Балтач мөхтәсибәтенең эш тәҗрибәсе, методик материаллар белән тулырак Мәгариф РТ сайтында танышырга була. Әлеге материаллардан башка мөхтәсибәт вәкилләре дә дини тәрбия бирү юнәлешендә рәхәтләнеп куллана ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана