Мөфти Дагыстанда Республикакүләм ифтарда катнашты

23 апрель 2022 ел 23:59
Мөфти Дагыстанда Республикакүләм ифтарда катнашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанда булды. Бирегә ул мөфти Әхмәд хаҗи Абдуллаев чакыруы буенча Республикакүләм ифтарда катнашу өчен шәрәфле кунак буларак килде.

Зур күләмле авыз ачу мәҗлесе Каспийск шәһәрендә “Анжи Арена” стадионында үтте һәм, оештыручыларның хәбәр итүенә караганда, 20 000 мең мөселманны бер табынга җыйды. Ифтарда катнашучылар алдында дин әһелләре, шул исәптән Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул дин кардәшләребезгә Рамазан аеның һәм аның соңгы 10 көненең фазыйләтләре турында сөйләде. Ифтар программасы кысаларында шулай ук нәшидләр башкарылды, кыйммәтле бүләкләр уйнатылды, балалар өчен бушлай аттракционнар оештырылды.

Сәфәр барышында мөфти Камил хәзрәт берничә очрашу үткәрде. Шуның берсе – Дагыстан ислам университетында студентлар белән узды. Камил хәзрәт аларга фәнни-дини лекция укыды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана