Татарстан мөфтиятендә республикада коронавирус белән көрәшкә зур өлеш керткән медицина хезмәткәрләре хөрмәтләнде

25 апрель 2022 ел 19:25
Татарстан мөфтиятендә республикада коронавирус белән көрәшкә зур өлеш керткән медицина хезмәткәрләре хөрмәтләнде

Бүген, Рамазан аеның 24 нче көнендә (25 нче апрельдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре делегациясен кабул итте. Алар мөфтияткә мөфти Камил хәзрәт чакыруы буенча килде. Мөфти аларга һөнәри осталыклары, фидакарьлекләре һәм коронавируска каршы көрәшкә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм  Нәзарәт бүләкләрен тапшырды.

Очрашу җылы, тантаналы шартларда узды. Анда республиканың төрле почмакларыннан — Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән, Аксубай, Арча, Буа, Югары Ослан, Лениногорск, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Чистай һәм Спас районнарыннан 20 ләп табиб катнашты. Беренче чиратта Камил хәзрәт мәртәбәле кунакларга фидакарь хезмәтләре өчен ихластан рәхмәт белдерде, якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлады. Татарстан мөфтие, Пәйгамбәребез хәдисләренә һәм абруйлы Ислам галимнәре хезмәтләренә таянып, һәр җирдә табиб булырга тиешлеген һәм тыйб гыйлеменең мәчеттә гыйбадәт кылудан соң икенче урында торуын билгеләп үтте. Ул шулай ук табибларның хезмәте зур савапка ия икәнлеген ассызыклады. Эш күләме ифрат дәрәҗәдә зур булуга һәм рухи яктан талчыгуга карамастан, табиблар кешеләргә авыруны җиңәргә булыша.

Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы, үз чиратында, Татарстан табибларының COVID-19га каршы өч еллык көрәш нәтиҗәләре турында чыгыш ясады һәм шулай ук Татарстанда эпидемиологик хәлне тотрыкландыруда аларның аерым ролен ассызыклады.

ТР Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов та табибларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Көндез дә, төнлә дә халыкның сәламәтлеген кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт. Сез һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер», - диде ул. А.Дирзизов шулай ук пандемия башлану белән, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, үз гражданлык позициясен күрсәтеп, беренчеләрдән булып халыкны барлык санитар нормаларны үтәргә алынуын билгеләп үтте.

Аннары җыелышның төп өлеше — бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан бүген ТР мөселманнары диния Нәзарәтенең «Бердәмлек» медален неврологлар, ЛОР табиблары, терапевтлар, рентгенологлар, кардиологлар, инфекционистлар, функциональ диагностика табиблары алды. Мөфти пандемия чорында медицина хезмәткәрләре һәм медицина учреждениеләре эшчәнлеген оештыру буенча уңышлы эше өчен, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковны 3 дәрәҗә «Мәрҗани» ордены белән бүләкләде. 

Тантаналы очрашу Галиев мәчетендә ифтар белән тәмамланды.

Мөфтият бүләкләренә лаек булучылар:

Район

ФИО

Вазифасы

Казан

Садыйков Марат Наил улы

ТР Сәламәтлек сакдау министры

Казан

Калинин Михаил Николаевич

“Төбәкара клиник-диагностика үзәге” неврологы

Казан

Зиннуров Фидель Равил улы

“16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе” тамак авырулары табибы

Казан

Гайнетдинова Гөлназ Миннефәнзил кызы

“7 нче шәһәр клиник хастаханәсе” бүлек җитәкчесе, табиб-невролог

Казан

Фәхертдинов Рөстәм Хәмит улы

А.Ф. Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары  

Казан

Сафин Индус Навис улы

терапевт, ТР Сәламәтлек сакдау министрлыгының әйдәп баручы  консультанты

Казан

Минемуллин Наил Әхмәдулла улы

“7 нче шәһәр клиник хастаханәсе”нең  рентгенология бүлеге җитәкчесе

Казан

Закиров Камил Зыя улы

“Балаларның 1 нче шәһәр хастаханәсе” баш табибы урынбасары   

Казан

Яркәева Фәридә Фатыйх кызы

ТР Сәламәтлек сакдау министры урынбасары

Казан

Рәхимҗанов Әлфрит Раул улы

«Йәсин» клиника-диагностика үзәге баш табибы

Аксубай

Ислямов Марсель Ирек улы

«Аксубай үзәк район хастаханәсе» баш табибы

Арча

Идрисов Рифат  Илшат улы

«Арча үзәк район хастаханәсе» баш табибы

Буа

Самерханов Рөстәм Әбрар улы

«Буа үзәк район хастаханәсе» баш табибы

Югары Ослан

Ханов Рамил Миннагул улы

«Югары Ослан үзәк район хастаханәсе» терапевты

Лениногорск районы

Нигъмәтуллина Рушана Абдулла кызы

«Лениногорск үзәк район хастаханәсе» кардиологы

Кама Тамагы

Минвәлиев Ильяс Илдус улы

«Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе» баш табибы

Яр Чаллы

Мәүҗетова Резеда Ришат кызы

Яр Чаллы шәһәренең “Сугыш ветераннары өчен госпитале” баш табибы

Балык Бистәсе

Гаязова Энҗе Шамил кызы

Поликлиника җитәкчесе -  «Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе»нең функциональ диагностика табибы

Чистай

Мишкина Елена Александровна

«Чистай үзәк район хастаханәсе» баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары

Спасс

Исхаков Наил Зөфәр улы

«Спасс үзәк район хастаханәсе» баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана