Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәреләчәк

27 апрель 2022 ел 07:57
Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәреләчәк

2 май көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Дүшәмбе көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республиканың шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. 

Авыл җирлекләрендә иртәнге намаз 03.00 сәгатьтә укылачак, 04.00-дә гает вәгазе башлана, гает намазы 4.30 сәгатькә билгеләнгән. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “Хозур ТВ” телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен ТР МДН сайтында, «Хозур ТВ»  YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана