Чистай мөхтәсибәтенең Ислам үзәгендә "Без Тукайлы халык" бәйгесе узды

26 апрель 2022 ел 13:32
Чистай мөхтәсибәтенең Ислам үзәгендә "Без Тукайлы халык" бәйгесе узды

Чистай мөхтәсибәтенең Ислам үзәгендә, күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан, "Без Тукайлы халык" бәйгесе узды. Бу чара Чистай мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы hәм "Ак калфак" җирле оешмалары тарафыннан "2014-2022 елларда Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында, Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 еллыкка багышлап оештырылды. 

Иң элек Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов тарафыннан Коръән аятьләре, Габдулла Тукай һәм башка динебезне куәтләп иҗат иткән шәхесләр рухына багышлап догалар укылды. Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчесе Фәрит Галимов, Г.Тукайның шигъри юлларын укып, катнашучыларга уңышлар теләп, бәйгене ачып җибәрде. 

Бәйгедә "Нур", "Иман", "Ихлас" мәчете каршында дин гыйлеме бирүче мөгаллимәләр укучылары белән бергә катнашты. Алар, 4 биремне үтәп, үз осталыкларын күрсәтте:

1) Г. Тукайның дини әсәрләре буенча нәфис сүз сөйләү
2) Г. Тукайның дини әсәрләрен сәхнәләштерү
3) Г. Тукайга багышланган иҗади эшләрне тәкъдим итү
4) Г. Тукай иҗатына багышланган викторина

Ханымнар бәйгегә зур тырышлык белән әзерләнгән: алар кул эшләрен тәкъдим итте, шагыйрьгә багышлап иҗат ителгән шигырьләр укыды, Тукайның “Сарык белән Кәҗә” шигырен сәхнәләштерде. Зөлфия Шәйхетдинова тарафыннан әзерләнгән викторина шагыйрьнең иҗаты белән танышырга мөмкинлек тудырды.

Әлеге  чара, чын бәйрәмгә әйләнеп, Габдулла Тукайның дингә карата ихтирамын, эчкерсезлеген, тирән белемнәрен күрсәтте. Бәйгедә катнашучылар чараны "Туган тел" җыры белән тәмамлады. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана