Нәзарәтнең “Зәкят” фонды “Восхождение” үзәге инвалидларын азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итте

26 апрель 2022 ел 13:56
Нәзарәтнең “Зәкят” фонды “Восхождение” үзәге инвалидларын азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итте

Бүген, Рамазан аеның 25нче көнендә (26нчы апрельдә), Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Казан шәһәре Идел буе районында урнашкан “Восхождение” үзәгендә тәрбияләнүче инвалидларның хәлен белергә һәм аларга Рамазан ае күчтәнәчләрен тапшырырга барды. Биредә махсус коляскалар белән генә хәрәкәтләнә алган 50-дән артык тәрбияләнүче белән очрашу узды.

Аларга “Зәкят” фонды тарафыннан әзерләнгән азык-төлек җыелмаларын тапшырылды. Һәр пакетның авырлыгы 6 килограммны тәшкил итә, аның эченә токмач, чәй, дөге, тәм-томнар, көнбагыш мае, консервалар, он, шикәр һ.б. керде. Фонд тарафыннан азык-төлек җыелмалары Рамазан-шәриф ае дәвамында дин кардәшләребез күрсәткән сәдакалар, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәмнәре белән әзерләнде. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк.

“Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, Нәзарәтнең “Зәкят” фондына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды үз эшчәнлеген 1998 елдан бирле башкарып килә. Фондның күпкырлы эшчәнлеге җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган байтак катламнарын колачлый. Иң беренче чиратта, авыру балаларга ярдәм итүне күздә тота. Милләт һәм дингә карамыйча, мохтаҗларны азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итү ел буе берөзлексез дәвам итә, Корбан һәм Ураза гаетләрендә һәм Изге Рамазан аенда исә элеге эшчәнлек гадәттәгечә көчәйтелә. Ел саен меңләгән кеше, мөселман уку йортлары һәм дистәләгән социаль учреждениеләргә корбан итләре, азык-төлек җыелмалары таратыла, мохтаҗларга хәйрия ашлары оештырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана