Мөфти Мәдәният министры урынбасары белән очрашты

26 апрель 2022 ел 16:30
Мөфти Мәдәният министры урынбасары белән очрашты

Бүген, Рамазан аеның 25нче көнендә (26нчы апрельдә), Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов белән очрашты. Очрашуда сүз Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Татарстан мөфтияте һәм Мәдәният министрлыгы белән бергәлектә үткәрелүче чаралар турында барды. Җитәкчеләр 1100-еллыкны бәйрәм итү, чаралар уздыру, аерым алганда, 19-21 май көннәрендә Казан һәм Болгар шәһәрләрендә көтелгән зур тантаналарның программасын карады.

Май аенда Татарстанда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан күпләгән мәдәни чаралар узуын искәртеп, Камил хәзрәт министр урынбасарына Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше башланачак урынга таш кую чарасы, Изге Болгар җыены һ.б. тантаналарны уздыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Ленар Хәкимҗанов барлык киңәшләре өчен Мөфтигә рәхмәтләрен җиткерде, очрашуда яңгыраган тәкъдимнәрнең бәйрәмне уздырганда искә алыначагына өметен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана