10 Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен бушлай шәһәр яны поездлары йөриячәк

29 апрель 2022 ел 12:15
10 Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен бушлай шәһәр яны поездлары йөриячәк

Иртәгә, 2022 елның 30 апрелендә Татарстан мөселманнары 10 Республикакүләм ифтарга җыелачак. Оештыручылар, кунакларга һәм ифтарда катнашучыларга уңайлы булсын өчен, ифтар уздырыла торган «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә бару һәм кайту өчен  шәһәр яны поездларында бушлай махсус рейслар булдырды. Поездлар түбәндәге расписание буенча йөриячәк:

• Беренче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 16:45 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 21:15 сәгатьтә кузгала.

• Икенче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 17:40 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 23:00 сәгатьтә кузгала.

Оештыручылар, Казан юлларында «бөке”ләрдә утырмас өчен, 10 Республикакүләм ифтарын оештыручылар анда катнашучыларга «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә әлеге махсус рейслардан файдаланып барып кайтырга тәкъдим итә. Әлеге бушлай маршрутлардан 10 Республикакүләм ифтарга чакыру билетын күрсәтеп файдаланырга мөмкин.

Шәхси транспортта республика ифтарына килергә ниятләгән кунаклардан юлга иртәрәк чыгуларын сорыйбыз.

Быел 10 Республикакүләм ифтар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан уза. Республикакүләм ифтар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак барс Арена” стадионы дирекциясе һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы тарафыннан оештырыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана