Гает көнендә Казанда остазларны һәм мөселман дин әһелләрен искә алдылар

02 май 2022 ел 13:30
Гает көнендә Казанда остазларны һәм мөселман дин әһелләрен искә алдылар

Гает көнне зиратка барып, мәрхүм булган кардәшләребезне дога кылып искә алу – күркәм гадәт. Бүген шул уңайдан елдагыча Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында үтүче Остазларны искә алу көне дә күпләгән мөселман дин эшлеклеләрен, татар зыялыларын җыеп китерде.

Дога кылу мәрасименә килүчеләрне әлеге чараны 1998 елдан бирле оештырып килүче, искә алу көненең программасын һәм каберлекләр картасын төзүче Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды. Аның белән беррәттән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре дә килде – алар ел дәвамында каберләрне, чардуганнарны карап, чистартып, буяп, төзекләндереп торалар. Әйтергә кирәк, мөселман дин әһелләре, Татарстан мөфтияте хезмәткәрләре дә Рамазан аенда шәкертләр белән бергә Казанның Яңа бистә зиратында язгы җыештыру-чистарту өмәсендә катнашырга өлгерде.

Быел Ураза бәйрәме көненә туры килгән искә алу чарасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов белән беррәттән, татар милләтенә яхшы таныш булган шәхесләрне – Искәндәр Гыйләҗев, Разил Вәлиев, Фоат Галимуллин, Данил Салихов, Ләбиб Лерон, Фәрит Мифтахов, Фуат Рәфыйков һ.б. күрергә мөмкин иде. Зыялылар аллеялар буйлап узганда фидакарь шәхесләрнең исемнәрен хәтердә яңартырга ярдәм итте, кайбер матур истәлекләрне сөйләп узды.

Быел Остазларны искә алу чарасы танылган мөгаллим, күпсанлы китаплар авторы Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк кабереннән башланды һәм күренекле дин эшлеклесе, Татарстанның беренче баш казые Габделхак Саматов белән тәмамланды. Очрашуда катнашучылар шулай ук Әдмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Шәйхелислам Хәмиди, Әхмәдһади Максуди, Галимҗан Баруди, Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Галикәев һ.б. кабере янына туктап, догалар кылдылар. Шиһабетдин Мәрҗани кабере янына җиткәч, шәкертләр Коръән укыдылар, “Шиһаб хәзрәт” шигырен сөйләделәр.

Мәдрәсәгә кайткач Коръән ашы, әрвахлар рухына багышлау үткәрелде. Остазларны искә алу чарасына кадәр мәдрәсә остазы Рәхимулла хәзрәт Яруллин Коръән хәтем кылды.

Шәкертләр катнашында уза торган Остазлар көне мәрхүмнәрне дога белән искә алу, онытмау, шәхесләр турында бай мәгълүматны яшь буынга җиткерү максатыннан үткәрелә. Булачак имамнар, әлеге тәҗрибәне мәхәлләләренә кайтып эшкә урнашкан үз төбәкләрендә дә дәвам иттерәләр. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана