Мөфти киңәшчесе – Луганскида

06 май 2022 ел 10:42
Мөфти киңәшчесе – Луганскида

Кичә, шәүвәл аеның 4нче көнендә, Луганск Халык Республикасында “Донбассның традицион диннәре экстремизмга һәм неонацизмга каршы” дип исемләнгән халыкара конференциянең пленар утырышы узды. Луганск Халык Республикасының Мәдәният, спорт һәм яшьләр министрлыгы оештырган чарада Россия һәм Донбасс Республикасының традицион дин вәкилләре бар иде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе белән әлеге чарада Нәзарәт исеменнән мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов катнашты.

Конференция Луганскида Хөкүмәт йортының Колонналы залында ачылды. Конференциянең пленар утырышында докладлар белән мөселман, православ, яһүд, Донбассның һәм Россиянең башка дини оешмалары, Луганск Халык Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, югары уку йортлары вәкилләре һ.б. чыгыш ясады. Биредә шулай ук Россия мөселманнары Дини җыены мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Чечня мөфтие Сәлах хаҗи Межиев, Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, Луганск Халык Республикасы мөфтие Мөхәммәд Исмәгыйль хәзрәт Гамбәров, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразыев һәм башкалар катнашты.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов сәламләде. Ул Татарстанда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан булачак чаралар турында сөйләде һәм юбилей елы кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлар белән таныштырды.

Алчевск шәһәрендә узган конференциядән соң Салих хәзрәт Бөтендөнья татар конгрессы рәисе В.Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегациядә Алчевскидагы җирле татар диаспорасының “ТАҢ” татар мәдәни үзәге әгъзалары белән очрашуда катнашты.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана