Мөфтияттә дин галиме Морат Рәмзинең Коръән тәфсирен бастыру турында сөйләштеләр

11 май 2022 ел 17:57
Мөфтияттә дин галиме Морат Рәмзинең Коръән тәфсирен бастыру турында сөйләштеләр 

Бүген, Шәүвәл аеның 10 нчы көнендә (11 майда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җәмәгать эшлеклесе, тарихи фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев белән очрашты. Очрашуда сүз күренекле татар дин галиме, мәгърифәтче Морат Рәмзинең мирасын саклау, өйрәнү һәм тарату, аерым алганда, галим тарафыннан әзерләнгән Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен (тәфсирен) һәм аны кирилл язуына күчереп бастырып чыгару турында сүз барды. Фикер алышуда мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин да катнашты. 

Җитәкчеләр ике томлы хезмәтне Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында бастыру, шулай ук аны сканер аша цифрлаштыру мөмкинлеген карадылар. Аны кирилл язуына күчереп исә хезмәт белән хәзерге заман татарларын да таныштырып булыр иде.

Билгеле булганча, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортының тарихи мирас чыганаклары белән эшләү тәҗрибәсе зур. 2013 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән татар халкының бай дини мирасын саклау һәм мөселманнарга Хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән танышу мөмкинлеген булдыру максатыннан, Darul-Kutub.com электрон китапханәсе эшли башлады. Бүгенге көндә китапханә сайтына 1918 елга кадәр дөнья күргән 1600гә якын борынгы дини хезмәт цифрлаштырылып кертелгән. Сайтта китапларны онлайн рәвештә укырга һәм бушлай күчереп алырга мөмкин. Сайт дизайны барлык төр компьютерлар, смартфон һәм планшет экраннары өчен җайлаштырылган. Аны юбилей елы кысаларында яңарту көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана