Мәрҗани хезмәтләренең тәүге русча тәрҗемәләре һәм Россиядә ислам тарихы буенча фәнни басма: РИИ 1100-еллыкка нинди өлеш кертә?

13 май 2022 ел 15:51
Мәрҗани хезмәтләренең тәүге русча тәрҗемәләре һәм Россиядә ислам тарихы буенча фәнни басма: РИИ 1100-еллыкка нинди өлеш кертә?

Бүген, шәүвәл аеның 12нче көнендә (13нче майда), Россия ислам институтында журналистларны Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында уку йорты тарафыннан үткәрелүче чаралар планы белән таныштырдылар. 

Каләм әһелләренең сорауларына Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, КИУ проректоры Рөстәм Нургалиев, РИИның уку-укыту эшләре буенча проректоры Марат Гыйльманов, журналистика кафедрасы җитәкчесе Айгөл Гыйльманова җавап бирде.

Рәфикъ Мөхәммәтшин Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы вакыйгасының өммәтебез тормышында бик мөһим булуын билгеләп, бабаларыбыз тарафыннан ислам дине кабул ителү нәтиҗәләре хакында сөйләп узды:

– Урта гасырда җәмгыятьнең, дәүләтнең үсеше өчен яңа идеология кабул итү бик мөһим була. Чөнки мәҗүсилек чорында яшәгән җәмгыять алга таба үсү мөмкинлекләрен тулысынча файдаланып бетерә. Шуңа күрә ислам динен кабул итү, мөселман дәүләтен оештыру – җәмгыятьне алга таба үстерү өчен бик зур мөмкинлек була. Ислам дине идеология буларак та, дөньяга караш системасы буларак та, социаль проблемаларны хәл итүче дин буларак та җәмгыятькә бик зур үзгәрешләр алып килә һәм Болгар дәүләте ислам диненә таянып үз чорының иң алга киткән дәүләтләре дәрәҗәсенә күтәрелә. Монда исламны рәсми рәвештә дәүләт дине итеп кабул итү бик зур роль уйный.

Алга таба, Рәфикъ хәзрәт юбилей уңаеннан РИИда тормышка ашырылачак башлангычларга тукталды. Иң беренче итеп ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белгечләре белән әзерләнүче “Россиядә ислам тарихы” дип аталучы халыкара басма проект турында сөйләп үтте. Казан тарихчыларыларының Россиядә ислам үсешен күрсәтәселәре килсә, чит ил галимнәренең максатлары гарәп булмаган илләрдә ислам дине ничек таралуы турында махсус басмалар әзерләп бастырудан гыйбарәт. Алар Кытай, Индонезия, Малайзиядә ислам таралу буенча махсус китаплар бастыралар. Чираттагысы – Россия хакында. Фәнни басманы әзерләүдә үз өлкәсендә белгеч булып саналган 30-дан артык автор, шул исәптән Татарстан, Дагыстан, төрле мөфтиятләрнең вәкилләре катнаша. 600 битлек китапта Россиядә ислам дине кабул ителү үзенчәлекләре, аның таралуы, үсеше, мөселман галимнәренең дин гыйлеменә керткән өлеше һ.б. сурәтләнә. Рәфикъ хәзрәт җитәкчелегендә әлеге эш юбилей елында тәмамланачак: 

– “Россиядә ислам тарихы” китабы рус һәм инглиз телләрендә әзер, аны гарәп теленә тәрҗемә итеп бетерәсебез калды. Ел ахырына кадәр бер зур презентация эшләрбез дип уйлыйм. Без Россиянең ислам тарихын һәм ислам үсешен халыкара дәрәҗәгә чыгаруда катнаштык һәм бу хезмәтнең дөнья күләмендә фәнни әйләнешкә керүенә өметләнәбез, – дип ассызыклады ул.

1100 еллыкта фән һәм мәгариф өлкәсендә зур эшчәнлек татар дин галимнәре мирасын өйрәнү, аны тарату, халыккка җиткерү буенча аеруча популярлашты. Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан Россия ислам институты белгечләре белән бергәлектә “Мөселман дин гыйлеме” һәм “Татар илаһият фикере антологиясе” серияләрен дәвам итү көтелә. Әлеге антологияне төзүчеләр алдындагы бурыч – татар халкында дини фикер үсешенең көчле булуын бар мөселман дөньясына күрсәтү. Бүгенге көндә Шиһабетдин Мәрҗани, Габдерәхим Утыз Имәни, Габденнасыйр Курсави, Зыя Камали һ.б. мирасына багышланган китаплар басылды. Мирасны өйрәнүне дәвам итеп, быел, 1100 еллык уңаеннан нигездә гарәп телендә иҗат иткән күренекле татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең танылган фәнни әсәрләре рус телле укучылар өчен беренче тапкыр тәрҗемә ителә. Россия ислам институты белгечләре галимнең өч китабын рус телендә әзерләделәр:

– “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”);

– “Вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф”. 7 томлы библиографик кулъязма сүзлек, ул мөселман көнчыгышының һәм татар халкының VII-XIX гасырларда яшәп иҗат иткән 6057 галимнең, язучының, философның һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклеләрнең биографияләрен туплаган. Хезмәтнең 1 томы, татар дин әһелләре турындагы мәгълүмат сайлап алынып, тәрҗемә ителде;

– “Мөкаддимәт". Алда аталган хезмәткә кереш. Анда галим Көнчыгыштагы фәннәрнең барлыкка килү тарихын сурәтли, аларның классификациясен бирә, аны мөселман мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре фикерләре белән ныгытып, Исламдагы төп дини мәктәпләрне, юнәлешләрне карый.

Хәзерге вакытта Мәрҗанинең фундаменталь хезмәтләрен тәрҗемә итү эше тәмамланды, алар басмага әзер. Юбилей елында бастырып чыгару көтелә.

Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан чираттагы чараларның берсе – Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Россиякүләм олимпиада. Ул Россия ислам институтында унбишенче тапкыр уздырылачак һәм бөтен Россиядән мөселман дини уку йортларыннан студентлар катнашуы белән аерылып торачак. Юбилей уңаеннан 2022 елда әлеге чара 23-24 июнь көннәренә билгеләнгән. Хәзерге вакытта катнашучылардан гаризалар кабул итү бара.

Моннан тыш, РИИ вәкилләре KazanSummit 2022, «Изге Болгар җыены» чараларында катнашачак; көз көне зур кунаклар катнашында Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең Бөтенроссия форумын үткәрү көтелә.

Шулай ук матбугат конференциясе барышында 2022 елның кабул итү кампаниясе үзенчәлекләре, журналистика юнәлеше буенча магистратура ачылу, Татарстан һәм Россия ислам мәгарифен үстерү перспективалары турында да сүз барды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана