“Кол Шәриф” мәчетендә БГӘ Президенты шәех Халифә бән Зәид Әл Нәхайян рухына дога кылдылар

14 май 2022 ел 17:55
“Кол Шәриф” мәчетендә БГӘ Президенты шәех Халифә бән Зәид Әл Нәхайян рухына дога кылдылар

Бүген, Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә Татарстан имам-мөхтәсибләре, аксакаллар, имамнар һәм халык катнашында җомга көнне вафат булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты шәех Халифә бән Зәид Әл Нәхайян рухына дога кылу мәрасиме үткәрелде. Мәрхүмгә хафизлар тарафыннан Коръән хәтем кылынды һәм аның рухына багышлап дога кылынды.  Дин әһелләре Аллаһы Тәгаләдән вафат булган шәехның мәңгелек урыны җәннәттә булуын, рухы шат булуын, гөнаһ, хата-кимчелекләрен гафу итүен сорадылар. 

Кичә мөфти кайгы уртаклашу сүзләрен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тәхеткә утырырга тиешле принц һәм бүгеннән Президент итеп сайланган Мөхәммәд бән Зәед Әл-Нәхаянга һәм БГӘнең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мөхәммәд Әхмәд Әл Җаберга юллады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана