KazanSummit пленар утырышы Татарстан мөфтиенең Коръән аятьләрен укуы белән башланып китте

19 май 2022 ел 11:03
KazanSummit пленар утырышы Татарстан мөфтиенең Коръән аятьләрен укуы белән башланып китте

Бүген, шәүвәл аеның 18 нче көнендә (19 нчы майда), Казанда XIII Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» икътисад саммитының пленар утырышы булып узды. Саммитның төп рәсми өлешен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде – ул Изге Коръәннең аятьләрен укып, дога кылды. Татарстан мөселманнары башлыгы җыелган күпләгән кунаклар һәм катнашучылар алдында “Әл-Мүддәссир” (“Төренгән”) сүрәсенең 32-47 аятьләрен башкарды. Аларда түбәндәгеләр әйтелә:

كَلَّا وَالْقَمَرِ (32) وَاللَّيْلِ إِذْ أَدْبَرَ (33) وَالصُّبْحِ إِذَا أَسْفَرَ (34) إِنَّهَا لَإِحْدَى الْكُبَرِ (35) نَذِيرًا لِلْبَشَرِ (36) لِمَنْ شَاءَ مِنْكُمْ أَنْ يَتَقَدَّمَ أَوْ يَتَأَخَّرَ (37) كُلُّ نَفْسٍ بِمَا كَسَبَتْ رَهِينَةٌ (38) إِلَّا أَصْحَابَ الْيَمِينِ (39) فِي جَنَّاتٍ يَتَسَاءَلُونَ (40) عَنِ الْمُجْرِمِينَ (41) مَا سَلَكَكُمْ فِي سَقَرَ (42) قَالُوا لَمْ نَكُ مِنَ الْمُصَلِّينَ (43) وَلَمْ نَكُ نُطْعِمُ الْمِسْكِينَ (44) وَكُنَّا نَخُوضُ مَعَ الْخَائِضِينَ (45) وَكُنَّا نُكَذِّبُ بِيَوْمِ الدِّينِ (46) حَتَّى أَتَانَا الْيَقِينُ (47)

Мәгънәсе: “32. Юк! (Алар зобанилар белән һич җиңә алмаслар.) Ай белән ант итәмен! 33. Чигенеп барган төн белән ант итәмен! 34. Ата башлаган таң белән ант итәмен! 35. Һичшиксез, (җәһәннәм) иң зур бәлаләрнең берсе. 36. Кешелек өчен бер кисәтү буларак. 37. Арагыздан (игелекләргә таба) алга барырга яки (алардан) артта калырга теләгән (инанган һәм инанмаган) кешеләр өчен. 38. Һәр кеше (яхшымы, начармы) ирешкән нәрсәсе өчен (Аллаһ хозурында) җаваплы. 39. Уң якның кешеләреннән башка. 40. (Алар) Җәннәтләр эчендә бер-берләреннән сорашачаклар. 41. Гөнаһлылар хакында (аннары араларындагы пәрдә ачылгач, әйтерләр:) 42. “Сезне Сәкарга нәрсә кертте?” 43. (Җәһәннәм әһеле) Әйтер: “Без намаз укучылар түгел идек. 44. Мескеннәрне дә ашатмадык. 45. (Аллаһның аятьләрен инкарь итүгә) Керешкәннәр белән без дә керешкән идек. 46. Җәза көнен дә ялган дип саный идек. 47. Хакыйкать (булган үлем) безгә килгәнче”.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Икътисади үсеш министры Максим Решетников, РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы Президенты Сергей Катырин, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең даими вәкиле Рамазан Абдулатипов, мөселман дәүләтләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.

“Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” икътисади саммиты унөч ел дәвамында халыкара оешмалар, дәүләт хакимияте органнары, финанс институтлары, илчелекләр, парламент депутатлары, әйдәп баручы инвесторлар һәм бизнесменнар, Россия һәм чит ил компанияләре топ-менеджерлары вәкилләрен берләштерә. Чара «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге һәм  Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында уза. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана