Мөфти Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы идарәсе рәисе Али Рәшид Әл Нуайми белән очрашты

19 май 2022 ел 19:57
Мөфти Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы идарәсе рәисе Али Рәшид Әл Нуайми белән очрашты

Бүген, “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2022” XIII Халыкара икътисади саммитының беренче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте резиденциясе зур форумның күпләгән кунакларын кабул итә. Биредә, Галиев мәчетенең тарихи комплексында, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сөйләшүләр алып барырга теләк белдерүче чит ил делегатлары белән очрашулар уздыра.

Шундый иң беренче очрашу Галиев мәчетендә Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы идарәсе рәисе Али Рәшид Әл Нуайми җитәкчелегендәге делегация белән үтте. Ул – Нәзарәтнең күптәнге дусты буларак, Татарстан мөселманнары һәм Нәзарәт тормышы турында хәбәрдар булуы, эшчәнлек белән танышып баруы, тормышка ашырылучы барлык проектларны хуплавы, кызыксыну белдерүе һәм ярдәм итәргә, фикер алышырга әзер булуы турында белдерде. Мөфти хәзрәт киләчәктә дә хезмәттәшлекнең дәвамлы булуын теләде һәм, Казанда узган Халыкара Коръән уку бәйгендә шәех Мәэмүн Шәәбән Хәлил әр-Равиның килеп катнашу мөмкинлеге тудырылганы өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән җитәкчегә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Очрашу кунагы үз чиратында Татарстан мөселманнарын Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы белән тәбрикләде, юбилей уңаеннан Нәзарәт тарафыннан тормышка ашырылучы проектларны, аеруча яңартылып басылган “Казан басма”сын югары бәяләде, ислам дөньясында аның әһәмиятен билгеләп, дини мирасны саклау эшләре дәвамлы булуын теләде. Тарихи “Казан басма” үз вакытында мөселман дөньясында беренче басма Коръән булып, дини даирәдә фәнни танылу алса, яңартылган “Казан басма”сы исә – бүгенге халыкара стандартларга туры китерелеп һәм югары сыйфатта бастырылган Коръән Казан белгечләренең хезмәт нәтиҗәсе булып тора. Шушы көннәрдә яңартылган “Казан басмасы”ның электрон нөсхәсе һәм компьютер шрифтын Нәзарәт сайтыннан алырга мөмкин булачак.

Моннан тыш, Али Рәшид Әл Нуайми үз күзләре белән тарихи “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе комплексы төзелешен дә күреп китте.

Очрашу истәлеге итеп мөхтәрәм кунак, БГӘ вәкиле мөфтигә үзенең яңа басылып чыккан китапларын бүләк итте.

Әлеге очрашуда Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы идарәсе җитәкчесеннән тыш, берләшмәнең генераль сәркатибе Мөхәммәд Бишари, берләшмәнең директоры Халед Әл Кагби, берләшмәнең мәгълүмат чаралары департаменты директоры Омар Сагиди катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана