Камил хәзрәт Кыргызстан һәм Төркиядән килгән кунакларны кабул итте

19 май 2022 ел 20:06
Камил хәзрәт Кыргызстан һәм Төркиядән килгән кунакларны кабул итте

Бүген, XIII “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2022” халыкара икътисади саммиты кысаларында Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чираттагы кунакларны каршы алды – аның белән күрешергә Казанда үткән Халыкара Коръән уку бәйгесе жюри әгъзасы, Төркиянең иң зур “Чамлыҗа” мәчете имам-хатыйбы Исхак Даныш, Төркия Республикасының Дин эшләре буенча Президиум әгъзасы, Коръән мүсхәфләренә күзәтү ясау һәм декламация советы әгъзасы Йәшәр Җүхәдәр һәм Мәскәүдәге Төркия илчелеге вәкилләре килде.

Исхак Даныш белән Камил хәзрәт конкурс нәтиҗәләре буенча фикерләште. Кунак югары дәрәҗәдә конкурс оештырылганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татарстанда зурлап халыкара дәрәҗәдә Коръән бәйгесе үткәрелүне ул бары мактау сүзләре белән генә телгә алды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин белән эшлекле сөйләшүгә шулай ук Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Самидин Атабаев җитәкчелегендә делегация килде. Очрашу хәзерге ислам дин гыйлеме, татар һәм кыргыз мөселман дин әһелләре арасында багланышлар, хезмәттәшлек алып бару юллары хакында барды. Камил хәзрәт бик теләп Идел буе төбәгендә яшәгән мөселман галимнәре, күренекле татар ишаннары, мәдрәсәләр, дини традицияләр белән таныштырды, “Хозур” нәшрияты эшли башлаганнан дөнья күргән мирасыбызга һәм татар дин гыйлеменә багышланган хезмәтләрне анализлады, җәмгыятьтә рухи кыйммәтләрне саклауда аларның бәһасез чыганак булуы турында җиткерде. Кунаклар мөфти авызыннан татарларда ислам мәгарифе һәм мәгърифәтчелек тарихы, гореф-гадәт, мәдәният, рухи байлык турында бай мәгълүматлар алды. Очрашу истәлеге итеп кунаклар мөфтигә кыргыз түбәтәе тапшырды.

Бүген көн дәвамында Камил хәзрәт Нәзарәткә килеп очрашуларда катнашкан һәр ил вәкилен Казанда һәм Болгарда узучы 1100 еллык чараларында күрүгә ихлас күңелдән шат булуын, юбилей уңаеннан килеп ирешкән тәбрикләү сүзләре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Ул БГӘ, Казахстан, Төркия, Кыргызстан дин эшлеклеләрен иртәгә һәм берсекөнгә узачак тарихи чараларга чакырып калды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана