Нәзарәттә Казахстан мөфтие Нәүрызбай кажы Таганулы булды

19 май 2022 ел 20:05
Нәзарәттә Казахстан мөфтие Нәүрызбай кажы Таганулы булды

Бүген, “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2022” XII Халыкара икътисади саммитының беренче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте резиденциясенә мөфтие белән эшлекле очрашулар уздыру өчен кунаклар килә.

Шуларның берсе Татарстан мөфтияте бинасында Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Нәүрызбай кажы Таганулы җитәкчелегендәге делегация белән үтте. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга Россиядә ислам үсеше, Татарстанда мөселман дини оешмалары эшчәнлеге һәм Диния Нәзарәтенең эш юнәлешләре хакында сөйләп узды. Болар – Коръәнне өйрәнү, мәгърифәтчелек, нәшрият, хәләл сертификатлаштыру, хәйриячелек өлкәләре. Казахстан вәкилләрен Татарстан мөфтиятенең “Хозур ТВ” телеканалы, беренче татар онлайн-мәдрәсәсе һәм татар телен өйрәнү өчен эшләнгән махсус проектлар кызыксындырды. Камил хәзрәт 4 ел дәвамында уңышлы эшләүче мөселман телевидениесен тормышка ашыру, аның төп аудиториясе, тапшырулар яздыру һәм тәрҗемә итү турында сөйләп үтте һәм тагын да якыннан танышу өчен “Хозур” нәшриятына чакырды. Кунакларны шулай ук дини китапларны рецензияләү, бастыру һәм электрон китапханә булдыру мәсьәләләре кызыксындырды. Казахстан мөфтие 1100 еллык уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткереп, тәҗрибә алмашу максатыннан кунакка чакырды, сувенир бүләк тапшырды.

Очрашу истәлекле бүләкләр алмашу белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана