Татарстан мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең XII утырышында катнашты

20 май 2022 ел 10:37
Татарстан мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең XII утырышында катнашты

Бүген, 20нче майда, Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең XII утырышы ачылды. Җыелыш Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында уза. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты, “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәмнәрне әзерләү һәм уздыру буенча федераль оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль сәркатибе Ибраһим Тахи, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов һәм башка Россия һәм чит ил кунаклары, шулай ук дин әһелләре – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм башкалар катнашты.

Стратегик караш төркеме очрашуында катнашучыларның төп темасы: “Этномәдәни күптөрлелекне, милләтара һәм динара татулыкны саклауның Россия тәҗрибәсе – гомумгражданлык бердәйлеген ныгыту нигезе”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана