Татарстан Президенты Р.Миңнеханов Халыкара Изге Коръән уку бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

20 май 2022 ел 15:28
Татарстан Президенты Р.Миңнеханов Халыкара Изге Коръән уку бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

Казанда Халыкара Изге Коръән укучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Конкурс Казанда 17 майдан 20 майга кадәр узды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасыннан – 3 һәм хатын-кызлардан 3 иң яхшы Коръән укучыны сайлап алынды. Бәя биргәндә, авазларны дөрес итеп уку һәм Изге Коръәннең сурәләрен яттан белү сыйфаты искә алынды. Ир-атлар арасында бәйгедә Муса Гайтиев (Чечня, Россия) җиңүче булды, икенче урында – Мәхмүт Халед Мәхмүд Суэйд (Мисыр) һәм өченче урында Хәмәд Абдулла Т.А. Алжумайлы (Катар). Хатын-кызлар арасында беренче урынны Деви Юкха Нидха (Индонезия), икенче урынны Исраа Мөхәммәд Эсам Салах (Палестина) һәм өченче урынны Хәлимә Абдинасир Әхмәд (Бөекбритания) алды. Ә махсус призга Нигер егете Чафаат Иссуф Мәхәммәд лаек булды. Җиңүчеләр акчалата премия белән бүләкләнде, 2 һәм 3 урыннарны алучыларга заманча техника бирелде.

Конкурста 50 кеше – чит илдән 30 һәм Россия субъектларыннан 20 кеше катнашты. Конкурс онлайн-офлайн форматта узды. Чит илләр арасында Буркина-Фасо, Мисыр, Индонезия, Пакистан, Бөекбритания, Уганда, Алжир, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Палестина, Йәмән, Бәхрәйн, Чад, Нигер, Конго, Ливия, Кот-д'Ивуар, Того, Гвинея, Катар бар. Россия Федерациясен Дагыстан Республикасы, Чечен Республикасы, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы тәкъдим итте.

Бәйгедә катнашучыларның осталыгын Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дәүләт башлыгының Коръән буенча комитет җитәкчесе, шәех Мәэмүн Шәәбән Хәлил әр-Рави җитәкчелегендәге хөкемдарлар коллегиясе бәяләде. Шулай ук жюри әгъзалары арасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төркиянең иң зур “Чамлыҗа” мәчете имам-хатыйбы Исхак Даныш, Халыкара фикһ ислам академиясенең Фәтвалар идарәсе (IIFA) җитәкчесе, доктор Мөхәммәд Мостафа Шүәйб (Җиддә, Согуд Гарәбстаны), Төркия Республикасының Дин эшләре буенча Президиум әгъзасы, Коръән мүсхәфләренә күзәтү ясау һәм декламация советы әгъзасы Йәшәр Җүхәдәр бар.

Шулай ук бүләкләү тантанасы барышында «Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы 2022» амбассадорларына багышлау булды. Амбассадорлар итеп Татарстан мөфтие, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков куелды.

Халыкара Изге Коръән укучылар бәйгесе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узды. Коръән бәйгесен оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы. Конкурсны уздыруда шулай ук Яшьләр дипломатиясе академиясе, “Сәләт” Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан мөфтияте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе дә катнашты.Әлеге чара  «Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы 2022» халыкара программасы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100-еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана