Татарстан мөфтие Җәмигъ мәчете төзелү урынында Россиянең беренче җомга намазын уздырды

20 май 2022 ел 15:35
Татарстан мөфтие Җәмигъ мәчете төзелү урынында Россиянең беренче җомга намазын уздырды

Бүген, шәүвәл аеның 19 көнендә, Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү кысаларында Казанның Җәмигъ мәчете төзелү урынында беренче җомга намазы үткәрелде. Ачык һавада узган җомгада Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына һәм юбилей тантаналарына илнең төрле почмакларыннан килгән имамнар һәм республиканың мөселман җәмәгатьчелеге катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында мөфтиләр дә булды: Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Төньяк Кавказ мөселманнары Координацион үзәге рәисе Исмаил хаҗи Бердыев, Иваново мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин һәм башкалар. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аларга вәгазь укыды һәм намазны җитәкләде.

Үзенең вәгазендә Татарстан мөселманнары башлыгы 1100 еллык темасын Россия өммәтенең бүгенге хәленә караш аша ачып салды: ул мөселман җәмәгатьчелегендә аеруча актуаль проблемаларны искә алды һәм дин кардәшләрнең көн үзәгендә торган сорауларына Коръәннән һәм Пәйгамбәребез ﷺ сирасыннан, хәдисләреннән җаваплар табып бирде. Иң беренче чиратта хәзрәт шуны билгеләп үтте: тарихи юбилей - татарларның бәйрәме генә түгел, ә бөтен Россия мөселманнарының бәйрәме дә. Ислам Кавказга да, Идел буена да 922 елдан күпкә иртәрәк үтеп керүенә игътибар итеп, мөфти болгарның аны ирекле рәвештә кабул итүен ассызыклый: “кылыч һәм үлем куркынычы астында калып түгел, ә үз ихтыярлары белән, чын күңелдән Аллаһының Барлыгына һәм Берлегенә ышанып” һәм шушы гамәлләре белән алар бөтен дөньяга дин иреге дигән төшенчәнең чын асылын ачып сала. Хәзрәт шулай ук Аллаһы Тәгаләнең бөек хикмәте турында фикерен җиткерә: “Идел буе Болгар дәүләтенең тарихи җирлеге бүген Россиянең нәкъ үзәгендә, уртасында калды. Шулай итеп, Раббыбыз Россияне күп төрле халыклар өчен уртак йорт итеп сайлап, анда Үзенең Хак динен дә мөмкин кадәр киң итеп таралсын дип теләгән булып чыга!” Мөфти хәзрәт Россиядә бүгенге көндә исламны беркем тыймаганга, динебез турында  ачыктан-ачык итеп сөйләү мөмкинлеге булганга Аллаһыга шөкер кылды һәм Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тырышлыгы белән 1989 елда Россиядә Һиҗри календарь буенча уздырылган Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан мөселманнарның беренче зур җыеныннан соң  илебездә исламның яңа тарихы башлануын әйтә: халык иманга, милли-дини үзаңына кайта башлый. Быел исә, Россиядә ислам үсешенең чагылышы буларак, илебез мөселманнары исламны кабул итүнең 1100-еллыгын кабат, дәүләт дәрәҗәсендә, Россия Президенты ярдәме белән уздыра.  

– Ләкин шуны да аңларга кирәк: берничә көнлек бәйрәм белән генә дөньяда таралган исламофобияне туктатып та, аерым дәүләтләрнең һәм төбәкләрнең тар карашлы милли сәясәтен үзгәртеп тә, җәмгыятьләрнең мөселманнарга инде  тискәре карашын алыштырып та булмый, – дип мөфти көн кадагындагы авыр мәсьәләләрне күтәрде. – Әмма дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла, ди. Үзебезне үзебез үзгәртми торып, хәтта Рабыббыз да безнең хәлне үзгәртмәс.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең вәгазен өммәт һәм дин файдасына күркәм хезмәтләр кылырга чакырып һәм Коръəннән иң билгеле аятьләрнең берсе белән тәмамлады: «Аллаһ беркемгә дә көченнән килмәслек нәрсә йөкләми. Һәркемнең (изге гамәлләр эшләп) казанганы үз файдасына, (начарлык) кылганы да үз зарарына”, − ди. (“Әл-Бәкара /Сыер/”, 2:286).

Татарстан мөфтие чыгышыннан соң аңа ияреп җомга намазы укылды. Җомга ахырына якынлашкач, дин кардәшләр татар халкы тормышында иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе – Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлекле таш куюда катнашты. Әлеге рәсми чарага мәртәбәле кунаклар килде: Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәмнәрне әзерләү һәм уздыру буенча федераль оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты, “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чувашстан Республикасы Башлыгы Олег Николаев, Карачай-Черкес Республикасы Башлыгы Рәшид Темрезов, Кабарда-Балкар Республикасы Башлыгы Казбек Коков, Мордовия Республикасы Башлыгы Артём Здунов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һ.б.

Татарстан җитәкчелеге, ХII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына илнең 72 төбәгеннән килгән делегатлар, республиканың мөселман җәмәгатьчелеге алдында истәлекле таш кую тантанасы узды. Ташта гарәп, татар, рус һәм инглиз телләрендә “Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчетен төзи башлауга багышлана” дип язылган.

Казанның Җәмигъ мәчете элекке “Кырлай” паркы җирлегендә урнашачак һәм үз эченә берьюлы 10 000 кеше сыйдырачак. Хәзерге вакытта мәчет эскизына бәйге дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана